Логотип «Мәйдан» журналы

Республикада балалар әсәрләре иҗат итүчеләргә грант каралган

ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, республикада балалар әсәрләренә конкурс игълан ителгән. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарста...

ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, республикада балалар әсәрләренә конкурс игълан ителгән. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова әйтте.
Республикада балалар әсәрләре иҗат итүчеләргә грант каралган
Утырыштан соң ул “Татар-информ” хәбәрчесенә балалар өчен музыка сәнгать әсәрләрен тудыруга грантлар гамәлгә куелганын, конкурска гаризалар һәм эшләр тапшыру ноябрьдә төгәлләнгәнен әйтте. “Тематикасы ТАССРның 100 еллыгы белән бәйле”, - диде Юлия Әдһәмова.
Балалар өчен әдәби әсәрләр тудыручыларга – 50 мең сум күләмендә 12 грант, балалар өчен музыкаль сәнгать әсәрләре өчен – 70 мең сум күләмендә 20 грант каралган.
Утырышта яңа балалар җырларына, җыр җыентыкларына ихтыяҗ проблемасын ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла күтәрде.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/13/196872/

Комментарийлар