Республика Яңа ел чыршысы Татарстаннан 8 меңнән артык баланы җыячак
Традицион республика Яңа ел чыршысы 25 декабрьдә «Татнефть Арена» да узачак, анда 6-14 яшьлек 8 меңнән артык бала тамаша кылачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр...
Традицион республика Яңа ел чыршысы 25 декабрьдә «Татнефть Арена» да узачак, анда 6-14 яшьлек 8 меңнән артык бала тамаша кылачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар арасында фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар була.
«Республика чыршысы - Татарстан балалары өчен иң мөһим тамаша, шуңа күрә без аларны шаккатырачакбыз һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итәчәкбез», — диде Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм мюзикл республиканың ике дәүләт телендә яңгыраячак дип өстәде.
Быел министрлык чарага тамашачыларны теркәү өчен онлайн-платформа проектын тикшерә. Шоуга билет алу өчен, республика районнарыннан балалар башта үз муниципалитетларында сайлап алу уза, аннан соң сайтта анкета тутыралар һәм төрле өлкәләрдәге казанышларын раслаучы бүләкләрен һәм грамоталарын беркетәләр.
Төп кунаклар гадәттәгечә Кыш бабай белән Кар кызы булачак. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак. Һәр яшь тамашачы республика символы – кар барсы рәвешендә татлы Яңа ел бүләге алачак.
Комментарийлар