Логотип «Мәйдан» журналы

Республика турнирында Хаҗга юллама уйнатылачак

Мөселман яшьләренең татарча һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән Республика ачык турниры узачак, дип яза ТР Мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте. Фото: http://dumrt.ruУл быел 7 апрельдә һ...

Мөселман яшьләренең татарча һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән Республика ачык турниры узачак, дип яза ТР Мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Фото: http://dumrt.ru Фото: http://dumrt.ru
Ул быел 7 апрельдә һәр елдагыча Чаллының “Витязь” спорткомплексында узачак. Былтыр татарча көрәштә һәм кул көрәшендә җөмһүриятебезнең 19 шәһәр-районыннан һәм Башкортостанның Октябрьский шәһәреннән, Балтач районыннан 103 мөселман спортчы, шул исәптән танылган 17 спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына кандидат көч сынашкан иде. Ә бу ярышларның нинди дәрәҗәдә узуын ачык күрсәтә. Турнирда катнашучылар башта намаз гыйбадәтен белү буенча әңгәмә узалар. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында җирәбә уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге – хаҗга юллама белән бүләкләнә. Былтыр мондый бәхет Түбән Кама вәкиле, 70 килограммга кадәр үлчәүдә кул көрәше буенча чемпион булган Илгиз Нәфыйковка елмайды. Ә калган җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырыла. Җиңүче команда ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ия була. Узган елны аны хуҗалар – Чаллы командасы яулады.
Турнирда Татарстаннан читтәге төбәкләрдән дә мөселман спортчылары башкалар белән тигез шартларда көч сынаша.

Комментарийлар