Рәсем, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белгечләренә Бакый Урманче исемендәге премия тапшырылды
Кичә “Хәзинә” сынлы сәнгать галереясында Бакый Урманче исемендәге премияне тапшыру тантанасы булды. ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә кертелгән премия, 1998 елдан бирле, ике елга бер тапшырыл...
Кичә “Хәзинә” сынлы сәнгать галереясында Бакый Урманче исемендәге премияне тапшыру тантанасы булды. ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә кертелгән премия, 1998 елдан бирле, ике елга бер тапшырыла.
Фото http://intertat.ru/tt/
IX тапкыр биреләсе премияне алырга теләүчеләрдән быел 77 заявка килеп ирешкән. “Сынлы сәнгать”, “Графика”, “Скульптура”, “Декоратив сәнгать”, “Сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть, сәнгать белгечлеге” номинацияләрендә иҗади көч сынашучылар арасында танылган сәнгать әһелләре белән бергә яшь иҗатчылар да үз көчләрен сынаган. Быел катнашучыларның географиясе дә шактый киң, ди оештыручылар. Премиягә дәгъва кылучылар арасында Мәскәү, Пенза, Магнитогорск шәһәрләре, Оренбург өлкәсе, Пермь крае, Казакъстан, Төркмәнстан республикалары вәкилләре булган.
Конкурста катнашучыларның саны елдан-ел арта бара. Бәйгедә моңа кадәр дә катнашуларына карамастан, кайбер рәссамнар, мисал өчен, Айрат Хәмидуллин, Зиннур Миннәхмәтов, Александр Петров зур осталык белән башкарган эшләрен хәзер дә конкурска юллаган.
Бәйгедә туган якка багышланган иҗади эшләр өстенлек алган. Портрет, графика жанрларындагы эшләр бик аз булган. Китапларга иллюстрацияләр ясаучылар исә премиягә бөтенләй дә дәгъва кылмаган, бу исемлектә — акварель белән эшләнгән сәнгать әсәрләре дә. Сәнгать белгечләре конкурска юлланылган эшләр арасында пыяла белән эшләүчеләрнең иҗади эшләре тәкъдим ителмәгәненә игътибарны юнәлтте. Керамика белән эшләү бүлегендә жюри Нина Кузьминых, Рөстәм Шәмсутов иҗатына югары бәя биргән.
Яшь сәнгатьчеләргә ярдәм итү максатыннан, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы сәнгать бүлеге мөдире, жюри әгъзасы Рауза Солтанова конкурсны тематик итәргә яисә “Дебют” номинациясен булдырырга кирәк дигән тәкъдим ясады.
“Сынлы сәнгать” номинациясендә “Из детства” триптихы өчен Александр Петров, “Графика” номинациясендә “Исторические города Татарстана” графика сериясе өчен Вера Карасёва, “Скульптура” номинациясендә “Тукай әкиятләре” сыннар композициясе өчен Рөстәм Габбасов, “Декоратив сәнгать” номинациясендә “Татар язуы тарихы” керамик панносы өчен Рөстәм Шәмсутов, “Сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть, сәнгать белгечлеге” номинациясендә “Графический коллектив “Всадник”. 1920-1924. Каталог выставки “Сметая веками насевшую пыль...” эше өчен Ольга Улемнова җиңүгә лаек булды.
Премиянең күләме — 100 мең сум, моңа кадәр 75 мең сум булган.

Комментарийлар