Логотип «Мәйдан» журналы

Ренат Харис дәүләт сәнгать кешеләрен үстерүгә йөз тотарга тиеш дип саный

Шагыйрь Ренат Харис татар халкының Милли үсеш стратегиясе белән бәйле тәкъдимнәрендә дәүләт сәнгать кешеләрен үстерүгә йөз тотарга тиеш дип саный. “Милләт үсешенең күрсәткече - рухи алгарыш. Шуңа күрә...

Шагыйрь Ренат Харис татар халкының Милли үсеш стратегиясе белән бәйле тәкъдимнәрендә дәүләт сәнгать кешеләрен үстерүгә йөз тотарга тиеш дип саный. 0141


“Милләт үсешенең күрсәткече - рухи алгарыш. Шуңа күрә дәүләт, үсеш стратегиясенә бәйле рәвештә, сәнгать кешеләрен үстерүгә йөз тотарга тиеш. Бигрәк тә яшь талантларны үстерүгә”, - диде Ренат Харис.
Аның сүзләренчә, икътисади үсеш республика үсешен, ә милләт үсешен сәнгать, әдәбият, мәдәният казанышлары билгели. Шуңа күрә без (дәүләтчелек – ТИ иск.) бүген иҗат берлекләренә дә игътибарны арттырырга тиеш.
• Ренат Мәгъсүм улы Харис 1941 елның 6 маенда Ульяновск өлкәсенең Чынлы (элек Богдашкино) районы Зирекле Күл авылында туган. 1997 елда шагыйрь лирик шигырьләре тупланган «Хисемнең җисеме» китабы өчен (1996) Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен ала. Мәдәниятләр диалогының замана шартларында милли эпос традицияләрен үстергәне өчен («Йосыф кыйссасы» балеты, либреттосы) Ренат Харис Россия Федерациясенең Дәүләт премиясенә лаек була (2005).
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/20/181257/

Комментарийлар