Логотип «Мәйдан» журналы

«Рәйхан» җырлый да, бии дә... Сабантуйлар да үткәрә җитмәсә!

Сабантуй бәйрәме–халкыбызда электән үк килгән, халык тарафыннан барлык күңел кичерешләрен яулаган чараларга керә. Сабан туе — хезмәт, кыр-басу батырларын, авыл хуҗалыгының төрле тармакларында тир түге...

Сабантуй бәйрәме–халкыбызда электән үк килгән, халык тарафыннан барлык күңел кичерешләрен яулаган чараларга керә. Сабан туе — хезмәт, кыр-басу батырларын, авыл хуҗалыгының төрле тармакларында тир түгеп эшләгән механизаторларны, сыер саву операторларын данлау, аларга карата ихтирам күрсәтү максаты белән үткәрелгән. Заман, дәверләр һәм елларның кискен сулышы үзенекен итә тора. Яңа үзенчәлекле форматлар, ысуллар килеп чыгуын дәвам итә.
Кушнарен районының ямьле һәм хозур табигатьле Яңа Кормаш авылы җирлеге биләмәсендә «Рәйхан»лыларның чираттагы бай эчтәлекле программалы чарасы үтте. Ул «Рәйхан» татар клубы сабантуе иде. Бу көнне оешма әгъзаләрен һәм катнашучыларны биредәге бүлекчәне җитәкләүче Рәсимә Зөфәр кызы Гаделова кабул итте. Сабантуй бәйрәме чарасын авыл Советы хакимияте дә, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә хуплап алганнар. Аларның рәсми рәвештәге чыгышлары да, музыкаль яктан бизәүләре да соклануга лаек иде.
Урамдагы казанда пешерелгән тәмле ашны авыз иткәч, авылның биредәге клуб бинасына таба нурлы урамы буйлап колгага чигүле сөлгеләр әлеп киттек. Сабантуйны «Рәйхан» җитәкчесе, киң билгеле тележурналист, танылган шагыйрә, Башкортостан Республикасы һәм РФнең Язучылар Союзы әгъзасы Халисә Мәсгүт кызы Мөхәммәдиева ачып җибәрде һәм алып барды. Тирә-юньгә җырлы-моңлы бәйрәмнәрчә көйләр агылды, дәртле татар биюләре өздерде. Әкрен генә яшьләр дә, ата-аналар, апа-абыйлары белән янәшә сабыйлар да килде.
Сабантуйларны бизи батыр татар уллары белән чибәр кызлары.
Озак та көттерми халык уеннары да башланып китте. Көянтәләр белән су йөгертүләрендә уңган киленнәр җитезлекләрен сынашса, көрәш мәйданчыгында кечкенә батыр егетләр көчләрен сынадылар. Капчык киеп йөгерүләр, йомырканы кашыкта тотулар — һәрберсендә  катнашучылар бик күп булды. Искиткеч гармун, тальян һәм баян моңнары ярышларны биләде, көч-куәт өстәде. Сабыйлар бик тә шатланды.
Үз чиратларында бала-чагалар дини чыгыш та тәкъдим иттеләр, алар дәррәү итеп авыл мәчетенә Рәсимә ханыма йөриләр икән. Дин сабакларын яшьтән үк үзләштерүләре аеруча күркәм! Уеннарны оста итеп нәфис сүз осталыгына ия булучы Зөмәрә Әхияретдин кызы Юнусова алып барды.
Катнашучыларга сөлгеләр, яулыклар, балаларга татарча китаплар бүләк ителде. Яшьләр клубка тантаналы итеп кабул ителде һәм күкрәкләренә тамга әленеп куелды. Яңа Кормаш авылы халкы ихлас рәхмәтен белдертте, тагы да шундый күңелле очрашулар теләде.
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
 

Юлай Низаев,


Башкортостанның “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе.


Фото: Юлай Низаев

Комментарийлар