Логотип «Мәйдан» журналы

Рәфис Борһанов: "Киләсе уку елында да татар теле ихтыяри укытылачак"

Яңа уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар татар телен дәүләт теле буларак 2 сәгать, ана теле буларак 3 сәгать сайлый алачак. Республика кануннары бу мәсьәләдә федераль кануннар белән тәңгәллә...

Яңа уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар татар телен дәүләт теле буларак 2 сәгать, ана теле буларак 3 сәгать сайлый алачак. Республика кануннары бу мәсьәләдә федераль кануннар белән тәңгәлләштереләчәк.
 
007b8c7d-712f-48af-99a8-ae655895eff9_cx9_cy0_cw91_w1023_r1_s
Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты коллегиясе утырышы алдыннан журналистларга министр Рәфис Борһанов хәбәр итте.
"Яңа уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар татар телен дәүләт теле буларак 2 сәгать, ана теле буларак 3 сәгать сайлый алачак", диде Борһанов.
Ул шулай ук телләрне укыту мәсьәләсендә республика кануннарының федераль кануннар белән тәңгәлләштереләчәген дә белдерде. "Әлеге мәсьәлә киләчәктә каралачак. Аны хәл итүнең нормаль вариантлары табылачак. Мин моны компромисс дип атамас идем, бер дәүләттә ничек инде компромисс булсын, бу – проблеманы эшлекле хәл итү. Бүген телләр проблемасы, иртәгә – математика, иртәгәдән соң химия булырга мөмкин", диде министр. Ул шулай ук "көймәне чайкалдырмас идем, Татарстан президенты әйтмешли, гаеп атта да, тәртәдә дә", дип өстәде.
Утырышка Мәскәүдән мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкче урынбасары Анзор Мурзаев та килгән иде.
Ул туган телләрне өйрәнүгә бәйле вазгыять аркасында Татарстан бөтен илгә яңгырады дигән фикер белән килешмәве турында әйтте. Төрле хокук бозулар башка милли республикаларда да табылды диде Мурзаев. "Без президент кушуы белән төбәкләрдә тикшерүләр уздырдык. Күп төбәкләрдә башка төрле проблемалар бар. Милли азчылык вәкилләре үз туган телләрен өйрәнә алмый. Бу уңайдан кайбер төбәкләргә кисәтү белдерелде", диде Мурзаев.
Аның фикеренчә, илдә бер генә дәүләт теле бар – урыс теле. "Ул – башка милләтләрне бәйләп тора һәм берничек тә республикаларның милли телләрен түбәнәйтми. Милли телләр – бер халыкның гына түгел, бөтен Россиянең байлыгы. Телләр проблемасына багышланган зур җыелыш көтелә. Һәр бала үзенең ана телендә дә, урыс телендә лаеклы белем алсын өчен нинди юлдан бару турында фикер алышу булачак", дип белдерде Рособрнадзор вәкиле.
 
 
 
https://www.azatliq.org/

Комментарийлар