Логотип «Мәйдан» журналы

Редакциядә шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашу узды

"Мәйдан" журналы битләрендә шигырьләре, язмалары даими басылып торучы язучы Әлфия Ситдыйкова укучылар өчен кызыклы китапларын да алып килгән иде.Бу очрашуга Чаллы шәһәренең 8 нче гомумбелем бирү мәктә...

"Мәйдан" журналы битләрендә шигырьләре, язмалары даими басылып торучы язучы Әлфия Ситдыйкова укучылар өчен кызыклы китапларын да алып килгән иде.
20161122_131338
Бу очрашуга Чаллы шәһәренең 8 нче гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сания Нәбиуллина, Зәлифә Шәрифуллина һәм анда белем алучы, әдәбият белән кызыксынучы балалар килде. Алар иң башта редакция тормышы, журнал чыгу процессы белән танышты, "Мәйдан"да эшләүче абый-апалары белән аралашты.
Шагыйрә Әлфия Ситдыйкова укучыларга үзенең матур шигырьләрен укыды, татар теле, әдәбият турында сөйләшү алып барды. Шигырь язуның кайбер нечкәлекләрен аңлатты. Соңыннан язучы балаларга үзенең китапларын бүләк итте.
20161122_132855
 

Комментарийлар