Разил Вәлиев татар белән башкорт арасына чөй кагарга теләүчеләрне тәнкыйтьләде
Халык шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев татар белән башкорт арасына чөй кагарга теләүчеләрне тәнкыйтьләде. Татар белән башкорт арасындагы күпернең нык булуы өчен язучылар тарафыннан күп көч...
Халык шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев татар белән башкорт арасына чөй кагарга теләүчеләрне тәнкыйтьләде. Татар белән башкорт арасындагы күпернең нык булуы өчен язучылар тарафыннан күп көч куелырга тиешлеген ассызыклады ул башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның татарча китабын тәкъдим итү кичәсендә.
«Бер халык әдипләре белән икенче халык әдипләре, бер халык галимнәре белән икенче халык галимнәре дустанә яши икән, димәк, халыклар да уртак тел таба дигән сүз. Бу даирә кешеләре үзара ямьсез бәхәстә була икән, халыкка да тәэсир итмичә кала алмый. Без моны күреп торабыз», — диде ул сәхнәдән.
«Халыкта төрле кеше була — яхшысы да, яманы да. Минемчә, ике халык арасына чөй кагучылар алай күп түгелдер. Әмма ләкин аларның тавышлары ишетелә. Алар ике халык арасындагы дуслыкка бик начар йогынты ясый», — дип дәвам итте халык шагыйре.
Разил Вәлиев популяр галим, сәясәтче Александр Дугинның «Геополитика России» дип аталган дәреслеген мисалга китерде. Ул аның югары хәрби белем бирүче уку йортлары өчен тәкъдим ителгәнлеген әйтте.
«Аның ничәнчедер битендә шундый сүзләр бар: „Безнең өчен иң куркынычы — татар белән башкортның берләшүе, бер рухта булуы. Без мөмкин кадәр аларны аерырга тырышырга тиеш“. Бу — турыдан-туры дәреслектә язылган сүзләр. Татар белән башкортның дуслашуы, туганлашуы кемнәрдер өчен яман нәрсә икән, димәк, без инде моңа каршы көрәшергә, ике халык арасындагы күпернең нык булуына көчебезне куярга тиеш», — диде Разил Вәлиев.
«Бу яктан Айгиз Баймөхәммәтов зур эшләр башкара, аның йөзендә нур бар һәм йөрәгендә гаделлек, игелек бар», — дип түгәрәкләде чыгышын язучы һәм җәмәгать эшлеклесе.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова
Фото: Салават Камалетдинов
Комментарийлар