Разил Вәлиев фондларны киләсе буын өчен яңа материаллар белән баетырга кирәк дип саный
Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев комитет утырышында архив фондларын киләсе буын өчен яңа, бүгенге көн материаллары белән дә баетырга к...
Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев комитет утырышында архив фондларын киләсе буын өчен яңа, бүгенге көн материаллары белән дә баетырга кирәк, диде.
“Архив – ул кәгазьдәге документлар гына түгел, ул – аудиовизуаль материаллар да, кино- һәм фотопродукцияләр дә. Экраннарда тарихи фотокадрлар күрәбез. Халыкның төрле чорларда ничек киенүе, бәйрәмнәрнең ничек узуы, сугыш хроникалары, атаклы җырчыларның тавышлары – болар барысы да безнең өчен зур байлык. Әмма фондларны киләсе буын өчен яңа, бүгенге көн материаллары белән дә баетырга кирәк”, - диде ул.
“Һәр кешенең кулында фотоаппарат, телефон булган заманда, һәммәбез көн саен әллә ничә фото, видео төшергәндә, бу мәсьәлә алай ук мөһим дә түгел кебек тоела. Бүгенге фото-видео, аудио материаллар арасында аларның иң кирәкләрен билгеләү, архивларда сакларга лаекларын табу шактый кыен. Әмма бу кирәкле эш. Бу юнәлешкә игътибарны арттырырга кирәк”, - диде Разил Вәлиев.
Аның әйтүенчә, архивлар өчен документларның электрон копияләрен булдыру аерым зур юнәлеш булып тора. “Еллар узган саен бу кадрлар кадерле булачак. Тарихны, халыкның тормышын китаптан, документтан укып белү – бер хәл, үз күзең белән күрү, колагың белән ишетү – бөтенләй башка. Архивлар өчен аерым зур юнәлеш – документларның электрон копияләрен булдыру”, - ди депутат.
Аның сүзләренчә, гасырлар буе сакланган кәгазь документлар нинди генә яхшы шартларда саклансалар да таушала. “Электрон копияләрне булдыру аларны киләчәк өчен саклап калуга ярдәм итә. Әлеге архив документларны, кемгәдер кирәк булган саен, урыннан кузгатмаска мөмкинлек бирә. Бу технологияләр шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүне яхшырту, документларны электрон формада җиткерү өчен кирәк”, - ди ул.
Разил Вәлиев кәгазь документларны реставрацияләү бүгенге көндә бик зур проблема булуын әйтте. “Киләчәктә моңа аерым игътибарны юнәлтергә кирәк булачак”, - диде ул.

Комментарийлар