Логотип «Мәйдан» журналы

Рауза Солтанова «Әллүки» спектаклен беренче татар социаль театры дип атады

Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова режиссер Туфан Имаметдинов социаль театр оештырып килә дигән фикердә. Бу хакта ул, «Әллүки» спектаклен карагач әйтте.“Туфан Имаметдинов җәмгыятьтә булган күрене...

Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова режиссер Туфан Имаметдинов социаль театр оештырып килә дигән фикердә. Бу хакта ул, «Әллүки» спектаклен карагач әйтте.
Рауза Солтанова «Әллүки» спектаклен беренче татар социаль театры дип атады
“Туфан Имаметдинов җәмгыятьтә булган күренешләргә каршылыгын урамга чыкмыйча да сәхнә теле белән күрсәтеп бирә. Элеккеге классик формалардан чыгып, постдраматик әсәр белән ул чаң кага. Ул безнең нинди дәрәҗәгә калу куркынычын ачык итеп күрсәтеп бирде. Эльмир Низамовның набаты бу спектакльнең кульминациясе булды”, - диде Рауза Солтанова.
Кичә Заманча сәнгать галереясында «Әллүки» спектакле күрсәтелде. Бу аның икенче тапкыр күрсәтелүе. Спектакльне Туфан Имаметдинов һәм аның фикердәшләре - композитор Эльмир Низамов, хореограф Марсель Нуриев әзерләде.
«Әллүки» спектакленең нигезендә үлеп барган телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләре ята. Шигырьләрне Казан Яшь тамашачы театрының өч актеры һәм дүрт чукрак-телсез кеше "сөйләде". Спектакльдә тамашачы артында баскан хор һәм композитор Эльмир Низамов катнашты. Ул зур төрки барабан белән чаң какты. Спектакль Илгиз Мөхетдинов һәм хор башкаруында «Әллүки» җыры белән төгәлләнде.
“Бу спектакль белән Туфан Имаметдинов җәмгыятькә янаган проблемаларны ачып бирде. Бу фикерне сүзсез дә, ишарә белән дә, пластика белән дә җиткереп була. Бу спектакльне әзерләгән егетләрнең позициясе көчле. Алар “Без шундый көнгә калырга мөмкин” дигән фикер әйттеләр. Әле турыдан-туры чаң кагылган мондый әсәр юк иде”, - ди Рауза Солтанова.

  • «Әллүки» спектакле «Алтын битлек» милли театр премиясе экспертларына тәкъдим ителде.


Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/04/181986/

Комментарийлар