Логотип «Мәйдан» журналы

Рауза Солтанова: Бакый Урманче белән Дәрдемәнднең фикер йөреше охшаш булган

Сәнгать белгече Рауза Солтанова Бакый Урманче белән Дәрдемәнднең фикер йөреше уртак булган дигән фикердә.Аның сүзләренчә, 1950-1960 елларда Бакый Урманче Дәрдемәнд шигырьләренә иллюстрацияләр ясый һәм...

Сәнгать белгече Рауза Солтанова Бакый Урманче белән Дәрдемәнднең фикер йөреше уртак булган дигән фикердә.

Аның сүзләренчә, 1950-1960 елларда Бакый Урманче Дәрдемәнд шигырьләренә иллюстрацияләр ясый һәм Бакый Урманченың Дәрдемәнд иҗатына мөрәҗәгать итүе очраклы түгел. Бу хакта Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова Татар китабы йортында узган Дәрдемәнд һәм Бакый Урманченың иҗатына багышланган иҗади очрашуда әйтте.
«Дәрдемәнд шигырьләрендә төсләр ярылып ята, ул төсләр белән күзаллый. Куе-куе язылган сүзләре төсләр өермәсен китереп бастыра. Бакый Урманче да шигырьләр язган. Икесенең дә шигырьләре музыкага ята, җыр булып яңгырый ала. Урманченың да фикер йөреше шундый. Алар бер-берсен бик яхшы тулыландыра. Аларның рухлары туры килә», — дип аңлата сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова.
Аның фикеренчә, киенү стиле ягыннан да Дәрдемәнд образы хәзерге заман зыялылары өчен үрнәк.
Очрашуда катнашкан әдәбият белгече Зөфәр Рәмиев Дәрдемәнднең иҗаты озак еллар тиешенчә бәяләнмәвен әйтте. Аның сүзләренчә, шагыйрь иҗаты җыентыкларда да басылмаган. «Хәзер ул күренекле классикларыбыз белән бергә карала», — диде ул.
Татар китабы йортында Дәрдемәндкә багышланган «Видагъ» күргәзмәсе дә оештырылган.

Автор: Гөлүзә Ибраһимова


Фото: Гөлүзә Ибраһимова


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/26-01-2022/rauza-soltanova-bakyy-urmanche-bel-n-d-rdem-ndne-fiker-y-reshe-ohshash-bulgan-5848047

Комментарийлар