Логотип «Мәйдан» журналы

Рассада савытындагы күгәрек гөмбәсеннән ничек котылырга?

Яз көне бакчачылар кечкенә контейнерларга орлык чәчеп, рассада үстерергә керешә. Тик үсемлек савытлары кырыйларына күгәрек — сапрофит гөмбәсе чыга башлый. Шуннан котылу киңәшен «Челнинские известия» с...



Яз көне бакчачылар кечкенә контейнерларга орлык чәчеп, рассада үстерергә керешә. Тик үсемлек савытлары кырыйларына күгәрек — сапрофит гөмбәсе чыга башлый. Шуннан котылу киңәшен «Челнинские известия» сайтына сылтама белән «Интертат» яза.



1407319_960_720


Гөмбә чыгу үсемлек савытына яктылык җитми, һава алмашы начар дигән сүз.




Күгәрекне бетерү өчен, туфракның өске катламын алып ташларга кирәк. Аннары корица сибәргә була. Корица — табигый фунгицид, гөмбәләргә каршы чара булып санала.




Савытларны кояшлы урынга куегыз, туфрак кипкәнче, берничә көн су сипми торыгыз.


 
Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар