Логотип «Мәйдан» журналы

Рамазан алдыннан Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр

Рамазан җитүгә 2 ай кала Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге башкала мәчетләрендә барлык те...

Рамазан җитүгә 2 ай кала Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге башкала мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү дәресләре программасы әзерләде.
Махсус оештырылачак курслар атнасына 2 тапкыр ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнүне күздә тота, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.
Дәресләрне Коръән-хафизлар үзәге белгечләре катнашында Рәҗәб аеның беренче көнендә, ягъни 2 февральдән Казанның 6 мәчетендә башлап җибәрү ниятләнә. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшырылачак. Әлеге чара Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелә.
Коръән укырга өйрәнү дәресләре буенча барлык сорау-тәкъдимнәрне 89033062591 телефоны буенча Габдерәшит хәзрәт Фәизовка җиткерергә мөмкин.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/religion/24-01-2022/ramazan-aldynnan-kazan-m-chetl-rend-halykny-kor-n-ukyrga-yr-t-ch-kl-r-5847864

Комментарийлар