Ракның 16 төре тәмәке тарту белән бәйле
Татарстанда ел саен яман шеш авыруларының 14 меңнән артык яңа очрагы ачыклана. Аларның 52 %ы – хатын-кызлар, ә 48%ы - ирләр. Хәзер Татарстанның һәр 43 нче кешесе онкология диспансерында исәптә тора.Б...
Татарстанда ел саен яман шеш авыруларының 14 меңнән артык яңа очрагы ачыклана. Аларның 52 %ы – хатын-кызлар, ә 48%ы - ирләр. Хәзер Татарстанның һәр 43 нче кешесе онкология диспансерында исәптә тора.
Бу саннарны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы китерә.
Ел саен дөньяда яман шеш авыруының 12,4 миллион яңа очрагы ачыклана икән. Соңгы 30 ел эчендә авыручылар саны икеләтә арткан.
Ракның иң югары ноктасы 60-64 яшьлекләргә туры килә. Россиядә яман шеш белән авыручыларның өчтән бере үз диагнозларын да белмичә, дәваланудан баш тарта һәм үлә. Ә бит аларның гомерен саклап та калып булыр иде, ди табиблар.
Ракның 16 төре тәмәке тарту белән бәйле икәнен дә онытмаска кирәк. Ә тәмәке тартучыларның 70 %ында үпкә яисә ирен рагы килеп чыгарга мөмкин. Дөньяда яман шештән үлемнең 20 %тан артыгына тәмәке сәбәпче.
Комментарийлар