Логотип «Мәйдан» журналы

Районның үз мөстәкыйль көллияте булачак

Яңа уку елында Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы аерым, мөстәкыйль уку йорты – Чирмешән аграр көллияте буларак эшли башлаячак, дип яза җирле басма.  Фото: Гөлсирә ШәрифуллинаЭлеккеге һөн...






Яңа уку елында Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы аерым, мөстәкыйль уку йорты – Чирмешән аграр көллияте буларак эшли башлаячак, дип яза җирле басма.



 
cd5476ff13af0a2f2bd4cdb4c3863229_xl Фото: Гөлсирә Шәрифуллина


Элеккеге һөнәр училищесының статусы гына түгел, бинасы да яңа төс ала. Биредә капиталь ремонт бара. Төзекләндерү эшләренә 40 миллион 130 мең сум акча бирелгән. Бүген ремонт 80 процентка башкарылган. Кайбер кабинетлар студентларны кабул итәргә әзер дә дип була. Яңа уку елында укучылар биналарын танымаслар да, аларны заманча таләпләргә җавап бирүче уку йорты каршы алачак. Тышкы яктан да, эчке яктан да үзгәрешләр шактый күп монда. Яңа кабинетлар, яңа җиһазлар да булачак.
WorldSkills стандарлары буенча җиһазландырылган эретеп ябыштыру кабинетында гына да, башка җиһазлардан кала, 600 мең сумлык аппаратура урнаштырачаклар. Хәзер инде студентлар әлеге фәннән имтиханны биредә тапшыра алачаклар, ә элек Казанга барырга туры килгән. Кондитер һөнәрен үзләштерүчеләр өчен ясалучы цех та заман таләпләренә җавап бирә. Көллияттә төгү, агач цехлары, слесарьлык кабинеты да була. Гомумән, җиһазлар алу өчен генә дә 10 миллион сум акча каралган.
Филиал директоры Владимир Островский бина буенча экскурсия үткәргәндә, болар турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Ремонт тулы куәткә бара. Төзүчеләргә филиал хезмәткәрләре дә булыша. Студентларга спорт белән шөгыльләнергә дә уңай шартлар тудырыла, душ, киенү-чишенү бүлмәләре инде әзер диярлек. Һәр кабинетта интернет, интернетка Wi-Fi аша да тоташырга мөмкин булачак.
Яңа уку елында Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы аерым, мөстәкыйль уку йорты – Чирмешән аграр көллияте буларак эшли башлаячак.
Форсаттан файдаланып, район җитәкчелегенә дә рәхмәтемне җиткерәм, - ди филиал директоры. -Район башлыгының ярдәмен тоеп торабыз, аның катнашында байтак мәсьәләләр хәл ителде.
Узган елны филиалда 210 студент белем алган, 70 кеше бюджеттан тыш нигездә укыган. Биредә аш пешерүче, йорт хуҗабикәсе, кондитер, тракторчы-машинист, авыл хуҗалыгын механикалаштыру (9нчы сыйныфтан соң), электромонтер, эретеп ябыштыручы (11нче сыйныфтан соң) һөнәрләрен үзләштерергә мөмкин.
Студентларга стипендия дә түләнә. Филиалны тәмамлаучылар киләчәктә профиль буенча югары уку йортына да керә алалар. Әйтик, техник -механикларны аграр университетының өченче курсына имтиханнарсызалалар.
Филиалның тулай торагы да уку елы башында студентларны кабул итәчәк. Владимир Александрович әйтүенчә, элеккеге санэпидкүзәтчелек үзәге бинасының икенче катында шулай ук ремонт эшләре ахырына якынлаша. Тулай торакта яшәүчеләр өчен барлык шартлар да тудырыла, аш пешерү, душ бүлмәләре, санузеллар да була. Тулай торак 50 кешегә исәпләнгән. Студентлар арасында тору урынына мохтаҗлары байтак икән, чөнки филиалда чирмешәнлеләр генә түгел, ә Нурлат, Әлмәт, Яңа Чишмә, Шентала районнарыннан да килеп укучылар бар. Студентларга филиал ашханәсендә иртәнге һәм төшке ашны бушлай ашаталар, диелгән район хәбәрендә.


 
татар-информ

 

Комментарийлар