"Зәвык менталитетка бәйле. Безнең иң зур бәла - без татарча фикер йөртмибез. Авылга интернет килеп кергәч, балалар русча сөйләшә башлады. Дәүләт шундый мөмкинлек тудырса, балаларга татар спектакльләрен бушлай күрсәтеп, шул рәвешле аларга үтеп керәсе иде", - ди Буа театры директоры.
Раил Садриев Буадагы мәктәпләрдән балаларны театрга китерә алмауларын да әйтте.
"Ата-ананың, беренчедән, матди мөмкинчелеге, икенчедән вакыты юк. Театрларны мәктәпкә кертмәү - Россия күләмендә зур проблема", - диде театр җитәкчесе.
Комментарийлар