Логотип «Мәйдан» журналы

Раил Гатауллин “Әдәби марафон”да катнашучылар саны 300дән артып китүен әйтте

“Әдәби марафон”да катнашучылар саны бәйге саен ике-өч тапкырга арта бара. Алтынчы марафонда 300дән артык кеше катнашкан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Белем.ру” оешмасы һәм “Татнетны үстерү фон...

“Әдәби марафон”да катнашучылар саны бәйге саен ике-өч тапкырга арта бара. Алтынчы марафонда 300дән артык кеше катнашкан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Белем.ру” оешмасы һәм “Татнетны үстерү фонды” җәмгыяте директоры Раил Гатауллин сөйләде.
Раил Гатауллин “Әдәби марафон”да катнашучылар саны 300дән артып китүен әйтте
“Бәйге саен катнашучылар саны ике-өч тапкырга арта бара. Бишенче “Әдәби марафон”да 130 кеше, алтынчысында 343 кеше, җиденчесендә 600 кеше катнашыр дип уйлыйбыз. Шулай ук чит илләрдә яшәүче татарлар да катнашыр дип көтелә”, - диде Раил Гатауллин.
Аның фикеренчә, “Әдәби марафон” – язучы һәм укучыларны берләштерә торган проект. Ул яңа язучыларны да популярлаштыра. Мисал өчен, шушы проект дәвамында язучы Гөлсинә Галимуллина китабын 80 чамасы кеше укыган. Язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның китаплары да шушы проект аша халыкка күпләп сатылган.
Җиденче “Әдәби марафон” бәйгесе 1 апрельдән алып 21 апрельгә кадәр була.

  • “Әдәби марафон” проектында катнашучы көн саен татарча әдәби әсәр укый. Ул укыган әсәрдән иң кызыклы һәм файдалы өзекне ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәсендә, башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп, #әдәбимарафон, #татарстанкитапнәшрияты һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга тиеш.


Фото: Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/06/182139/

Комментарийлар