Раиф Зиннәтуллин: Гаризалар буенча күп кеше татар телен укыту яклы
Казан башкарма комитетының милли мәгариф бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллин йөз процент бала татар теленә каршы дип уйларга кирәкми. Балалар, бәлки, ата-аналары басымы астында аны сайламый торгандыр ди...
Казан башкарма комитетының милли мәгариф бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллин йөз процент бала татар теленә каршы дип уйларга кирәкми. Балалар, бәлки, ата-аналары басымы астында аны сайламый торгандыр дип исәпли.
Күптән түгел Россия мәгариф министрлыгы яңа дәүләт мәгариф стандарты (ФГОС) турында фикер алышу оештырды. Анда "туган телләр" фәне мәҗбүри өлештә бар. Билгеле булганча, хәзер татар теле “туган тел” фәне кысаларында гына укытыла ала. Тик моңа ризалашмаган берничә ата-ана каршылык белдергән.
“Дөрес, ул проект әле кабул ителмәгән, күзәтеп, карап барабыз. Әгәр дә законда ата-аналар сайлап алу мөмкинлегенә ия дип әйтелә икән, Татарстан Конституциясен истә тотып, дәүләт телләре мәҗбүри рәвештә өйрәнелергә тиеш. Безнең укытучыларыбыз, нигездә, шул фикердә”, – диде “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Раиф Зиннәтуллин.
“Монда рус яки татар милләтеннән булган ата-аналар түгел, гомумән, аңлап эш итмәгән кешеләр каршы чыга. Алар туган тел буларак рус теле укытылуга да каршы, төгәл нәрсә тели торганнардыр, белмим”, – ди Казан башкарма комитетының милли мәгариф бүлеге методисты.
Раиф Зиннәтуллин сүзләренә караганда, гаризалар буенча, күпчелек ата-ана татар теле һәм татар әдәбияты яклы. “Мәктәп укытучылары килеп, “балаларның да күпчелеге татар телен укырга теләк белдерде” диләр. Йөз процент бала татар теленә каршы дип уйларга кирәкми. Татар телен укырга каршы булган балалар да, бәлки, ата-аналары басымы астында аны сайламый торгандыр”, – диде ул.
Раиф Зиннәтуллин каршы чыккан ата-аналарга теләк-тәкъдимнәрен дә белдерде. “Беренче чиратта, ата-аналар үзләре һәм балалары турында уйласын иде. Укучының берничә тел белүе аның үсеш дәрәҗәсен генә күтәрә. Бу фактор дөнья галимнәре тарафыннан расланган, дәлилләр белән китерелгән. Хәтта укытучылар да берничә тел белгән баланың бердәм дәүләт имтиханнарын яхшырак тапшырганын әйтә. Гел усалланып кына булмый, үзеңнең төбәгеңдә яшәгән җирле халыкка да хөрмәт, ихтирам белән карарга кирәк”, – диде ул.

Комментарийлар