Рафис Борһанов: WorldSkills чемпионатына мәктәп балаларын да алып киләчәкбез
Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына мәктәп балаларын да алып килү күздә тотыла. Бу хакта "Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә ТР Премьер-министры урынбасары - м...
Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына мәктәп балаларын да алып килү күздә тотыла. Бу хакта "Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.
![РаÑÐ¸Ñ ÐоÑһанов: WorldSkills ÑемпионаÑÑна мÓкÑÓп балалаÑÑн да алÑп килÓÑÓкбез](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/05/14/0060.jpg)
"Районнардан мәктәп балаларын алып килеп күрсәтү, алар өчен экскурсияләр уздыру ниятләнә. Һөнәри ориентация дигәндә, балалар бакчасы баскычыннан ук башлау да артык булмас иде", - ди министр.
Рафис Борһанов мәктәп укучыларына заманча яңа җиһазлар, яңа компьютерлар, яңа кораллар, җайланмалар күрсәтеләчәген әйтте. "Мин алар яшендә булганда, андый кораллар булуын башыма да китерә алмый идем", - диде ул.
Министр яңа җиһазларның ике-өч ел эчендә күп кенә уку йортларына тапшырылачагын, аларның күпчелеге Татарстанда калачагын әйтте.

Комментарийлар