Логотип «Мәйдан» журналы

Рабит Батулла компьютер уеннарына карата үзенең тискәре мөнәсәбәтен белдерде

Язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, бала тәрбияләүгә бәйле рәвештә, компьютер уеннарына карата үзенең тискәре мөнәсәбәтен белдерде. Аның фикеренчә, балаларны кечкенәдән үк китап укырга...

Язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, бала тәрбияләүгә бәйле рәвештә, компьютер уеннарына карата үзенең тискәре мөнәсәбәтен белдерде. Аның фикеренчә, балаларны кечкенәдән үк китап укырга өйрәтергә кирәк.
Рабит Батулла компьютер уеннарына карата үзенең тискәре мөнәсәбәтен белдерде
“Бала компьютерда ата торган уеннарны уйнаса, аннары аңа урамда кеше үтерү бернәрсә дә тормый. Авыл балалары мал суеп үсә. Әтисенең суйганын карап тора башта, аннары үзе шуны башкара. Бу балаларның кеше суйганы юк. Ә шәһәрдә мал суйганны күрмичә үскән балалар кешене үтерә. Башта алар компьютерда кеше үтерә торган уеннар уйный, аннары аның чын кан күрәсе килә башлый”, - диде Рабит Батулла.
Аның фикеренчә, баланы кечкенәдән үк компьютерга бәйле итеп тәрбияләмәскә кирәк. Бала компьютерга кереп китсә, син инде аны аннан умырып ала алмыйсың. Әти-әниләр, бала еламасын дип, аңа телефон тоттыралар. Ул аннан ниләр генә карамый, шуннан соң балада ничек итеп әхлак тәрбияләп булсын инде, ди ул.
Компьютер бәйлелегеннән арыну чарасы буларак, Рабит Батулла балага китап укырга өйрәтүне мөһим дип саный: “Кинәт кенә берәү дә китап укый башламый. Балага китап укырга кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Укып ул фикерләргә өйрәнә. Минемчә, күпмедер кешеләр компьютерга бәйле булып калачак. Бөтен кешене дә китап укырга өйрәтеп булмаячак, ләкин китап уку кайтачак әле ул”, - диде язучы.
• Рабит Батулла - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләре лауреаты.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/05/182052/

Комментарийлар