Логотип «Мәйдан» журналы

Пычрак суларны чистартмыйча агызып тирә-як мохиткә зыян салучылар исемлеге аталды

Быел Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан агып җыела торган суларны чистартмыйча агызуга игътибар юнәлдерелгән. Күзәтү чаралары барышында Апас, Тәтеш, Кама Тамагы, Буа, П...

Быел Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан агып җыела торган суларны чистартмыйча агызуга игътибар юнәлдерелгән.
clipboard03
Күзәтү чаралары барышында Апас, Тәтеш, Кама Тамагы, Буа, Питрәч, Азнакай, Алексеевск, Кукмара, Аксубай, Зәй, Биектау, Бөгелмә районнарында чистарту корылмаларыннан суларның пычрак матдәләр күләме зур булган килеш агызу ачыкланган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Фаяз Шакиров белдерде.
Аксубай районында “Тукай” ҖЧҖнең пычрак суларны Кече Сөлчә елгасына рөхсәт документларыннан башка һәм пычратучы матдәләр күләме артык килеш ташлавы ачыкланган. 11 көн эчендә ташландык сулар китергән зыян суммасы 600 мең сумнан артык. Хәзерге вакытта закон бозу бетерелгән, зыян капланган.
clipboard01
Казан һәм Татарстан табигатьне саклау прокуратуралары һәм Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе белән берлектә башкарылган эш нәтиҗәсендә, Яшел Үзән районы Ореховка авылында пычрак суларны ташлау факты буенча җинаять эше ачылган. Тирә-як мохиткә 3 млн сумнан артык күләмдә зыян китерелгән.
Питрәч районы “Теплострой” ҖЧҖкә карата да пычрак матдәләре тиешледән артык булган суларны ташлау факты буенча РФ Җинаять кодексының 247 нче маддәсе 2 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.
Шулай ук, министрлык тарафыннан “Авто-Стоп” операциясе уздырылган. Аның барышында автотранспорт чараларының су саклау зоналарында хәрәкәте һәм тукталышы буенча 700 дән артык закон бозуга чик куелган.
Фаяз Шакиров су саклау зоналарын тәртиптә тоту буенча эшнең киләсе елда да дәвам иттереләчәген билгеләп үтеп, 2017 елның Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы булып игълан ителүен әйтте.
 
Чыганак: Татар-информ

Комментарийлар