Логотип «Мәйдан» журналы

"Пычрак" автомобильләргә күпме штраф салыначак?

Россиядә “пычрак” автомобильләр өчен чикләүләр үз көченә керде. Фото: Рамил ГалиПычрак газлар чыгара торган транспортка чикләүләр булачак. Бу “Евро-0”, “Евро-1” һәм “Евро-2” класслы двигательле автом...

Россиядә “пычрак” автомобильләр өчен чикләүләр үз көченә керде.
b9d44ad2921ec900b2d6163e83db9ea3 Фото: Рамил Гали
Пычрак газлар чыгара торган транспортка чикләүләр булачак. Бу “Евро-0”, “Евро-1” һәм “Евро-2” класслы двигательле автомобильләргә кагыла. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итте.
Чикләү башланганны юлдагы “Механик транспорт чараларының экологик классларын чикләү зонасы” юл билгесенә карап белеп булачак.
Әлеге юл билгесе куелган урында экологик классы тиешле күрсәткечләрдән түбән булган автомобильләр хәрәкәте тыелачак.
Бу чикләүләр экологик халәт начар булган районнарда кертеләчәк. Андый автомобильләр исемлегенә “Жигули” һәм “Лада Самара” керергә мөмкин.
Юл билгесенә буйсынмаган автомобильчеләргә 500 сум штраф салынырга мөмкин.
 

Комментарийлар