Путин WorldSkills турында: Мин ача алырмын, тик сезнең кебек эшли алмыйм
Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе хезмәткәрләре Россия Президенты Владимир Путинны Казанда WorldSkills-2019 эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатына чакырды. Владимир Путин бу тәк...
Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе хезмәткәрләре Россия Президенты Владимир Путинны Казанда WorldSkills-2019 эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатына чакырды. Владимир Путин бу тәкъдимгә җавап бирде.

"Без августта Казанда WorldSkills-2019 чемпионатын ачу тантанасына әзерләнәбез. Сезне, Владимир Владимирович, WorldSkills-2019 ачылу тантанасына чакырасыбыз килә”, – дигән иде завод хезмәткәрләре.
“Мин бары тик ача гына алам. Сезнең кебек берни дә эшли алмыйм", - диде Президент.

Владимир Путин бүген Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды, җитештерүне модернизацияләү барышы белән танышты.

Завод хезмәткәрләре дәүләт башлыгына заводка яшьләр актив рәвештә килү һәм предприятие хезмәткәрләренең һәрберсе остазга әверелү турында сөйләде. "Без алар өчен WorldSkills методикалары буенча конкурслар үткәрәбез. Безнең базада "Авиация техникасына хезмәт күрсәтү" һәм "Табаклы металл эшкәртү" компетенцияләре буенча Россия җыелма командасы өчен укулар, өйрәнүләр үткәрелә", - диде алар.

- Һөнәри осталык буенча WorldSkills International дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22-27 август көннәрендә уза. Чарада 60 илдән 1600 яшь белгеч катнашачак. Катнашучылар 56 компетенция буенча ярышачак.

Комментарийлар