Путин үзмәшгульләр өчен салым турында законга кул куйды
Россия Президенты Владимир Путин үзмәшгуль гражданнарга салым салу буенча эксперимент үткәрү турында өч законга кул куйды. Алар Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты. 2019...
Россия Президенты Владимир Путин үзмәшгуль гражданнарга салым салу буенча эксперимент үткәрү турында өч законга кул куйды. Алар Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
2019 ел башыннан үзмәшгуль гражданнар өчен салым салуның тәҗрибә системасы дүрт төбәктә: Татарстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Калугада кертеләчәк.
Кешеләр белән үзмәшгульләр өчен керем салымының күләме 4% тәшкил итәчәк, оешмалар белән эшләүчеләр өчен – 6%. Шул ук вакытта аларның еллык кереме 2,4 млн сумнан артмаска тиеш.
Эксперимент 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/28/176018/
Комментарийлар