Логотип «Мәйдан» журналы

Путин Төркия Президентыннан "Су-24" самолетын бәреп төшергән өчен гафу үтенгән хат алган

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган 2015 елның ноябрендә бәреп төшерелгән "Су-24" самолеты өчен Владимир Путиннан гафу үтенгән.Ул Владимир Путинга дустанә мөнәсәбәтләрне торгызырга һәм төбәктә бергә...

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган 2015 елның ноябрендә бәреп төшерелгән "Су-24" самолеты өчен Владимир Путиннан гафу үтенгән.
1448816213_1617ddaf054ad15b07824d75e70e6202
Ул Владимир Путинга дустанә мөнәсәбәтләрне торгызырга һәм төбәктә бергәләп терроризмга каршы көрәшергә әзер булуын белдергән. "Мин һәлак булган Россия пилоты гаиләсенең кайгысын тагын бер тапкыр уртаклашам һәм гафу үтенәм. Россия пилоты гаиләсен Төркия гаиләсе кебек кабул итәбез. Бу зур югалту авырлыгын җиңеләйтү өчен без теләсә нинди инициативага әзер", - диелгән Төркия Президенты юлламасында. Россия пилотын бәреп төшергән Төркия гражданына карата суд тикшерүе башланган, дип билгеләп үтә Рәҗәп Тайип Эрдоган.
Төркиянең Измир шәһәре суды Россия "Су-24" пилоты Олег Пешковны үтерүдә шикләнгән Альпарслан Челикны һәм законсыз рәвештә корал саклауда гаепләп тоткарланган затларны суд процессы беткәнче беркая да китмәү шарты белән азат иткәннәр, дип хәбәр итә "Новости" мәгълүмат агентлыгы, адвокат Морат Устюндагка сылтама белән.
Май ахырында Төркия Президенты Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга теләвен, әмма Россия Төркиядән "нинди беренче адым көтүен аңламавы" турында белдергән иде.
Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар