Логотип «Мәйдан» журналы

Путин "Россиянең атказанган журналисты" дәрәҗәсен булдырды

Россия президенты карары белән Россиядә "Россия федерациясенең атказанган журналисты" һәм "Россия федерациясенең элемтә һәм мәгълүматның атказанган хезмәткәре" дигән мәртәбәле исемнәр кертелә.Мәртәбәл...

Россия президенты карары белән Россиядә "Россия федерациясенең атказанган журналисты" һәм "Россия федерациясенең элемтә һәм мәгълүматның атказанган хезмәткәре" дигән мәртәбәле исемнәр кертелә.
Мәртәбәле исемнәр кертү карары рәсми порталда урнаштырылган.
Журналистлар өчен мәртәбәле исем кертү кирәклеге 2018 елның гыйнварында Путин белән журналистлар очрашуында күтәрелгән иде. Россия президенты әлеге карар белән ризалашты, журналист һөнәренең "куркыныч, ләкин бик кирәкле" булуын әйтте.
Хәзерге вакытта Россия кануннары нигезендә теге яки бу өлкәдә эшләүчеләр өчен 60 лап мактаулы исем бар.
"Чикләүләрне танымаучы журналистлар" (RSF) хокук яклау оешмасының 2017 елда матбугат иреге исемлегендә Россия 148нче урында тора.
 
Фото: https://pixabay.com
Чыганак: https://www.azatliq.org

Комментарийлар