Реклама
Путин Россиядән Мисырга юлны япты
Россия Президенты Владимир Путин 8 ноябрьдән вакытлыча Россиядән Мисырга очышларны туктату турындагы указны имзалады.Әлеге документның тексты хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган...
Россия Президенты Владимир Путин 8 ноябрьдән вакытлыча Россиядән Мисырга очышларны туктату турындагы указны имзалады.
Әлеге документның тексты хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.
"Россия авиакомпанияләренә Россия Федерациясе гражданнарын Мисыр Гарәп республикасы территориясенә илтү буенча, шул исәптән коммерцияле хезмәт күрсәтү дә, вакытлыча тыела", – диелгән документта.
Комментарийлар