Логотип «Мәйдан» журналы

Путин пенсия яше буенча үз тәкъдимнәрен әйтте

Россия Президенты Владимир Путин хатын-кызлар өчен пенсия яшен 63 түгел, 60 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим итте.  Шулай ук күпбалалы аналарга вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын карарга кирәк,...

Россия Президенты Владимир Путин хатын-кызлар өчен пенсия яшен 63 түгел, 60 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим итте. 
 
Шулай ук күпбалалы аналарга вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын карарга кирәк, диде Президент.
"Закон проектында хатын-кызлар өчен пенсия яшен 63 яшькә кадәр арттырырга диелгән. Ә ир-атларныкы биш елга гына арта. Болай булмый, әлбәттә. Бу - дөрес түгел", - диде Путин Россия халкына телемөрәҗәгатендә.
"Шуңа күрә хатын-кызлар өчен пенсия яшен сигез елга түгел, биш елга арттырырга тәкъдим итәм", - диде ул.
Шулай итеп, ил башлыгы пенсия законы проектында кайбер урыннарны йомшартырга кирәклеге турында белдерде.
1) Путин сүзләренчә, хәзер хатын-кызлар пенсиягә 60 яшьтән чыга башлый.
2) Күп балалы аналар тагын да иртәрәк лаеклы ялга китәчәк. Әгәр хатын-кызның өч баласы бар икән - 57, дүрт бала анасы - 56, биш бала булса - 50 яшьтән.
3) Алдагы ике елда иске закон буенча пенсиягә чыгарга тиеш булган кешеләр өчен ташлама карала - алар яңа пенсия яшеннән алты айга иртәрәк пенсияне рәсмиләштерә алачак. Мәсәлән, яңа закон буенча 2020 елның гыйнварында лаеклы ялга китәргә тиешле кеше, хәзер аны 2019 елның июлендә эшли алачак.
4) Пенсия алды яшендәге эшсезләр өчен пособие 2019 елның гыйнварыннан 11,200 сум тәшкил итә. Аны ел буе эш эзләгән гражданинга түләячәкләр.
5) Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия булучылар өчен стаж күләме хатын-кызлар өчен 40 яшьтән 37 яшькә,  ирләр өчен 45 тән 42 яшькә күчә.
 
 
Фото: © МИА «Россия сегодня»
 
https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/29/170578/

Комментарийлар