Путин Министрлар Кабинетына ФГОС һәм төп белем бирү программаларын яңартырга кушты
Россия Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә Федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм үрнәк төп белем бирү программаларын яңартырга кушты. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матб...
Россия Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә Федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм үрнәк төп белем бирү программаларын яңартырга кушты. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Президентының Федераль Җыенга юлламасын тормышка ашыру буенча йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында урнаштырылган.
Шулай ук Владимир Путин Дәүләт аккредитациясе булган башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программаларын тормышка ашырганда файдаланырга тәкъдим ителә торган дәреслекләрнең федераль исемлегенә экспертиза нәтиҗәләре буенча иң югары бәя алган басмаларны кертергә кушты.
Президент 2020 елдан башлап «Земский учитель» программасын раслау һәм гамәлгә ашыру өчен хокукый нигезләр билгеләргә кушты. Ул авыл торак пунктларына, я эшчеләр бистәләренә, я шәһәр тибындагы бистәләргә, яисә 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләргә эшкә килгән укытучыга 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен гамәлгә ашыруны күздә тота.
Моннан тыш, Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә 2021 ел ахырына кадәр барлык гомуми белем бирү оешмаларын югары тизлекле Интернетка тоташтыруны тәэмин итәргә кушты.
Комментарийлар