Искәртеп үтик, беренче “Туры элемтә” 2001 елның декабрендә булган, ул 2 сәгать 20 минут дәвам иткән. Алга таба чараның дәвамлылыгы уртача 3-4 сәгатькә кадәр арта барган.
Узган ел туры элемтә 4 сәгать 20 минут булды, Путин 73 сорауга җавап бирде. Быел Владимир Путин белән "Туры элемтә" 4 сәгать 8 минут барды. Россия Президенты барлыгы 81 сорауга җавап бирергә өлгерде.
Быел туры элемтәгә 1,5 млн сорау, ә элемтә барышында 2 млн 600 мең мөрәҗәгать килеп иреште. Дәүләт башлыгына, шул исәптән, туры эфирда илнең 23 төбәгеннән сораулар яңгырады.
Путин хезмәт хакы һәм керемнәрнең аз булуын таныды
Владимир Путинга турыдан-туры элемтәдә беренче сорау керемнәрнең, шул исәптән, хезмәт хакының түбәнәюе турында килеп иреште.
Президент энергетика базарындагы вазгыять аркасында икътисад һәм социаль өлкәдә "тискәре элемент" булуын искәртте. “Әмма акрынлап керемнәр яңадан торгызыла”, - диде ул.
“Кредитлар түләү аркасында реаль керемнәр төшә бара, шуның өчен дә Үзәк Банкны бу мәсьәләгә игътибар итәргә чакырам”, - дип сөйләде Владимир Путин.
Россия Президенты рәсми булмаган базарның да кимегәнен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, 2013 елдан номиналь хезмәт хакы 33 меңнән 45 меңгә кадәр арткан. Ул моның уртача саннар гына булуы хакында әйтте.
“Халык ачуланмасын иде, мин уртача саннар турында әйтәм. Чөнки бездә тармак буенча да, регионнар буенча да түләү аермалыклары зур”, - диде Президент.
МЧС хезмәткәрләренең хезмәт хакы артачак
2019 һәм 2020 елда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру өчен Россия бюджетыннан 12 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.
“Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында вазгыять яхшылардан түгел. Соңгы берничә айда без министр Евгений Зиничев белән бу хакта күп тапкыр сөйләштек. Карар кабул ителде: быел МЧСка 4,3 млрд сум бүлеп бирәчәк, бу – хезмәткәрләргә хезмәт хакын 24 мең сумга кадәр күтәрергә мөмкинлек бирәчәк”, - диде Путин.
Россия Президенты киләсе елга министрлык хезмәткәрләренә тагын 8 млрд сум бүлеп биреләчәген әйтте. “Димәк, хезмәт хакы 32 мең сумга кадәр артырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Владимир Путин.
Путин төбәкләрдә ашыгыч ярдәм табибларының хезмәт хакы дәрәҗәсен ачыкларга кушты
Россия Президенты Владимир Путин Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцовага төбәкләрдә ашыгыч ярдәм табибларының хезмәт хаклары дәрәҗәсен ачыкларга әйтте.
"Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең хезмәт хакы турында мәгълүмат булды”, - диде ул. "Мин Вероника Игоревнаны (Скворцованы, РФ Сәламәтлек саклау министры - Т-И иск.) бу эшне тикшерүен сорыйм. Төбәкләр буенча ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең хезмәт хакын тикшерергә кирәк”, - диде ул.
Путин министрларның хезмәт хакларын киметүгә каршы
Туры элемтә вакытында керемнәрне арттыру, хезмәт хаклары турында сораулар күп булды. Шулар арасында: “Кайчан җитәкчеләр гади хезмәткәрләр кебек акча ала башлаячак?” дигән сорау да яңгырады. Аңа җавап биреп, Президент җитәкче һәм министрларның хезмәт хакларын кискен киметүгә каршы чыкты.
“Җитәкчеләрнең акчаларын артык киметсәк, алар шәхси компанияләргә китеп бетәчәк, хөкүмәттә эшләргә кеше калмаячак”, - диде ул. Ләкин җитәкчеләрнең хезмәт хаклары хезмәткәрләрнекеннән бик күп мәртәбәгә зуррак булу да дөрес түгел, дип белдерде Президент.
“Мин байлар булмасын дип түгел, ярлылар булмасын, дип уйлыйм. Шулай да, мәсәлән, сәламәтлек саклау тармагында ниндидер түрәнең врачка караганда берничә мәртәбәгә артык хезмәт хакы алуын мин ярамаган эш дип саныйм”, - диде Путин.
“Кайбер компанияләрнең хезмәткәрләре һәм җитәкчеләренең аеруча зур керемнәре күзгә ташлана, әлбәттә. Ләкин бу аларның компетентлыгы, квалификация дәрәҗәләре белән бәйле. Шулай да, без гади кешеләр керемнәре белән гаять зур аерманы бетерүгә омтылырга тиеш”, - дип белдерде Россия Президенты.
“Авыл җирлекләрендә сәламәтлек саклау тармагын яхшыртырга кирәк”
Сәламәтлекне саклау өлкәсендә Путин өч төп проблеманы билгеләде. Шуларның беренчесе – беренчел медицина ярдәменең кешеләргә барып ирешүе. Бу юнәлештә ФАПлар ачыла, мобиль бригадалар булдырыла, - дип сөйләде Владимир Путин. Ул авылларда медицина хезмәтен яхшыртырга кирәк, дип белдерде.
Тармактагы икенче проблема – кадрлар җитмәве, дип саный Президент.
Өченче проблема – халыкны дарулар белән тәэмин итү. Федераль бюджет тарафыннан каралган барлык акчалар төбәкләргә җибәрелде, ә менә җирле хакимиятләр эшләп җиткерми, дип белдерде Президент.
Гомумән, Россия халкын борчыган төп проблемалар арасында Владимир Путин сәламәтлек саклау өлкәсен атады.
“2019 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм 303 млрд сум тәшкил иткән”
"Авыл хуҗалыгы тармагына, шул исәптән экспортка ярдәм итүнең гомуми күләме 2019 елда 303 млрд сумга җитте. 2018 елда ярдәм күләме 254 млрд сум тәшкил итте", - диде Путин.
Россия Президенты 2024 елда авыл хуҗалыгы экспорты 45 млрд доллар тәшкил итәчәгенә омтылачакларын әйтте. “Барып җитәбезме, юкмы – сорау туа. Әмма моңа омтылырга кирәк, бу - реаль план", - диде дәүләт башлыгы.
Президент дәүләт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җирле фермерлыкны үстерүгә ярдәм итәргә тиеш дип саный. “Әлбәттә, дәүләт, массакүләм мәгълүмат чаралары җирле фермерларга ярдәм итәргә тиеш", - дип белдерде Владимир Путин.
Торак-коммуналь хуҗалык тарифлары җайга салыначак
Владимир Путин торак-коммуналь хуҗалык тарифлары җайга салыначак дип ышандырды. “Торак-коммуналь хуҗалык тарифларының артуы белән бәйле проблема барлыгын беләм, ул хөкүмәт контролендә. Бу тарифларының үсешен чикләү бар. Төбәкләрдә аларның үтәлешен күзәтергә генә кирәк. Бу өлкәне җайга салуны максат итеп куячакмын”, - дип вәгъдә итте дәүләт башлыгы.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2019 елга "коммуналка" тарифларының ике этаплы үсеше планлаштырылган. Бу карар өстәмә кыйммәткә салым ставкасын 18 проценттан 20 процентка кадәр арттыру белән бәйле. Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан - 1,7 процентка, 1 июльдән 2,4 процентка арткан.
Россиядә 200 чүп эшкәртү комплексын төзү өчен 300 млрд сум акча бүлеп биреләчәк
Владимир Путин Россиядә чүп эшкәртү программасы барлыгын искә төшереп үтте, әмма комплексларның кайчан төзеләчәкләре турында мәгълүмат әйтелмәде. “Без 300 млрд сумга чүп эшкәртә торган 200 комплекс төзүне күз алдында тотабыз”, - диде ул.
“Чүп ташлау – бездә зур проблема. Бу мәсьәлә буенча соңгы ике-өч ел гына көрәшә башладылар. Гаҗәпләнерсез, ләкин бу проблемага моннан берничә ел элек шулай ук туры элемтәдә халык игътибар итте һәм шуннан соң гына хәл итү чаралары кабул ителде”, - диде Президент.
Путин чүпнең дистә еллар буенча совет заманыннан җыелганын әйтте. “Беркем дә моның белән шөгыльләнмәгән. Елына якынча 70 миллион чүп чыга. Яңа упаковкалар барлыкка килә тора. Әлбәттә, без бу проблеманы хәл итү белән шөгыльләнәчәкбез”, - диде ул.
“Тарифлар үсә, килешәм. Әмма бу – котылгысыз әйбер. Халык бу эшнең нәтиҗәсен күрергә тиеш. Чүп контейнерларында кем эшләргә тиешлеген сайларга кирәк: региональ операторлармы яисә идарә итүче компанияме. Мондый бәхәсләр дәвам итсә, тиз генә тәртип урнаштырып булмас”, - диде Президент.
Балалар пособиесе балага өч яшь тулганчы түләнәчәк
Яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә яшәү минимумы күләмендә пособие түләнәчәк.
Элемтә барышында бер яшь әни: “Нигә яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр баланы караучы әниләргә нибары 50 сум гына түләнә?” дигән сорау бирде. “Әйе, мондый түләү бар. Ләкин аны дәүләт түгел, ә бала караучы хатын-кызның эш бирүчесе түләргә тиеш”, - дип аңлатты Президент.
Киләчәктә исә бала караучы әниләргә пособияне балага өч яшь тулганчы түләргә җыеналар. Ләкин әлегә аны алуның тулы шартлары билгеләнеп бетмәгән. Бу ярдәм кайчан түләнергә тиеш: гаиләдәге керем бер кешегә яшәү минимумы ике яки бер ярымнан артмаган дамы? Бу хакта хөкүмәттә фикерләшүләр бара әле, диде Владимир Путин.
Билгеле булганча, быелдан беренче һәм икенче бала туган гаиләгә өстәмә пособие түләнә башланды. Аның күләме уртача 11 мең сум. 2020 елдан шушы пособиене алучы гаиләләр саны тагын да артачак.
Путин илкүләм проектларны үтәр өчен җитәкчеләрнең җаваплылыгы кирәклеген әйтте
Путин илкүләм проектларның максатлары дип икътисадны модернизацияләү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, дәүләт иминлеген озак вакытка тәэмин итүне атады. “Моның өчен илкүләм проектлар булдырылган”, - дип билгеләп үтте Президент.
Путин хөкүмәтнең өстәмә кыйммәткә салымны 18 проценттан 20 процентка кадәр арттырганын әйтте. “Бу – дәүләт бюджетын тулыландыру, дәүләт тарафыннан эшләнергә тиешле әйберне - инфраструктураны үстерү өчен эшләнде", - дип аңлатты ул.
Аның сүзләренә караганда, хакимият өстәмә кыйммәткә салымны арттыру “гражданнар өчен бик кыска вакыт эчендә начар нәтиҗәләргә” китерәчәгенә алдан белеп эш иткән.
“Бу исәп-хисап акланды һәм Россиядә инфляция артты”, - ди ул. Хәзер, Путин сүзләренчә, инфляция төшә башлаган, производство һәм керемнәр яңадан торгызыла башлаган, димәк, уйланылган реформалар эшли.
Президент хакимиятнең илкүләм проектлары кысаларында икътисад структурасын үзгәртергә, аны югары технологияле итәргә һәм аңа этәргеч бирергә җыеначакларын әйтте.
Путин ришвәткә каршы көрәш ачык булачак дип белдерде
Ришвәткә каршы көрәштә иң мөһиме - җәзаның котылгысыз булуы, эзлеклелек һәм кыюлык. Шуңа да ришвәткә каршы көрәш ачык булачак, дип әйтте ул.
“Ришвәт җинаятьләре буенча барлык җинаять эшләре ахырына кадәр җиткереләчәк. Мин моның өчен җаваплылык тоям”, - диде Владимир Путин.
“Әгәр без җинаять, ришвәт белән, гражданнар хисабына җанлы эш алып барабыз икән, без, беренчедән, һәрвакыт тикшерү эшләрен ахырына кадәр җиткерергә тиеш, икенчедән, моны ачык эшләргә кирәк", - диде Президент.
“Фейк яңалыклар проблемасы кискенләшә бара”
Белә торып ялган яңалыклар тарату проблемасы кискенләшә бара, әмма әлегә тиешле законны катгыйландыру турында нәтиҗә ясарга иртәрәк әле, дип саный Россия Президенты.
Бу фикерне Владимир Путин туры элемтә вакытында, тәрҗемәче һәм 1,5 млн язылучысы булган видеоблогер Дмитрий Пучков (Гоблин) тәкъдимнәренә җавап биргәндә белдерде һәм фейк мәгълүматларын тараткан өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итте.
“Чыннан да, бу проблема бар, ул тагын да кискенләшә бара”, - диде Путин. Шул ук вакытта ул элек ялган хәбәр өчен бернинди җаваплылык та булмавына, ә хәзер административ җәза кертелүенә игътибар итте.
Россия Президенты хокук куллану тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. “Аннары инде моның җитәрлек булуы турында нәтиҗә ясарга мөмкин булачак. Кирәк булса, бу канунга өстәмәләр кертелер",- дип сөйләде ул.
Искәртеп үтик, 2019 елның мартында Россиядә фейк яңалыкларын блокировкалау турында канун кабул ителгән иде.
Путин Россиянең һәм Евросоюзның санкцияләрдән булган югалтуларын чагыштырды
Россия Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, 2014 елдан Көнбатыш рестрикцияләре вакытында Россия 50 млрд доллар ала алмаган, Евросоюз 240 млрд доллар, АКШ - 17 млрд доллар, Япониядә бу сан 27 млрд доллар югалткан.
Путин сүзләренчә, болар барысы да шул илләрдәге эш урыннарында чагылыш таба. “Көнбатыш чикләре белән бәйле рәвештә импортны алыштыру буенча Россия программасы күләме 667 млрд сум тәшкил итте”, - диде ул.
Путин Көнбатышның Россиягә карата мөнәсәбәте үзгәрмәячәген ышанып әйтте. “Россиягә карата кардиналь үзгәрешләр булмаячак, гәрчә Мәскәү җиңүләргә барса да һәм оппонентларның барлык таләпләрен үтәргә ризалашса да. Бәлки ниндидер тышкы сигналлар булыр, әмма бернәрсә дә үзгәрмәс", - дип белдерде Путин.
Владимир Путин халык вәкиле мөрәҗәгатен югалтканы өчен үзенә оят булуын әйтте
Россия Президенты белән туры элемтәнең ахырында Владимир Путин блиц-сорауларга җавап бирде. Шуларның берсе арасында: “Сезгә нәрсә дә булса өчен оят буламы?” дигән сорау бар иде. Владимир Путин күңеленә кереп калган бер тарих белән уртаклашты.
“Инде бик күптәнге бер рәсми сәфәр вакытында машинага барганда яныма бер апа килде дә, тезләренә егылып, минем кулга бер кәгазь кисәге тоттырды. Мин ул кәгазьне алдым да, аның белән танышырмын дип әйттем. Аннары аны ярдәмчеләремә бирдем. Ә алар ул кәгазьне югалттылар. Ул апа алдында миңа хәзергә кадәр оят”, - дип сөйләде Президент.
“Кайчан инде Президент вак-төяк проблемаларны хәл итүдән туктаячак?” дигән сорауга, Владимир Путин Россия халкын борчыган мәсьәләләрне вак-төяк дип санамавын белдерде.
Укучы баланың: “Сез иренсәгез, нәрсә эшлисез?” дигән соравына ул: “Иренү белән көрәшнең иң яхшы ысулы – эшли башлау”, - дип җавап бирде.
Ахырда Владимир Путин: “Мин Президент булудан туймадым”, - дип белдерде.
Комментарийлар