Логотип «Мәйдан» журналы

Психотерапевт ялкаулык белән депрессиянең аермасы турында аңлатты

Татарстанда яшәүчеләргә ялкаулык белән чын депрессиянең аермасы турында сөйләделәр.«Ялкаулык — ул үземә ошаган нәрсәне генә эшләргә телим, ә сезгә кирәк әйберне эшләргә теләмим дигән сүз», — дип аңлат...

Татарстанда яшәүчеләргә ялкаулык белән чын депрессиянең аермасы турында сөйләделәр.
alone-2666433_640
«Ялкаулык — ул үземә ошаган нәрсәне генә эшләргә телим, ә сезгә кирәк әйберне эшләргә теләмим дигән сүз», — дип аңлатты туры эфирда Казан дәүләт медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Марина Белоусова.
Депрессиянең өч билгесе бар. Ул — начар кәеф, когнитив сәләтнең кимүе — эшкә сәләтлелек кими, берни турында да уйлыйсы килми, хәтер начарая һәм хәрәкәт активлыгына мотивация булмау — йөрисе килми, мәсәлән, эт белән һавада йөрү туйдыра һәм ятасы гына килә.


Фото: https://pixabay.com/


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/health/21-05-2021/psihoterapevt-yalkaulyk-bel-n-depressiyane-aermasy-turynda-a-latty-5824037

Комментарийлар