Логотип «Мәйдан» журналы

Принтердан... кораблар чыга

Мондый могҗизаны “Уфа Механика” яшьләрнең инновацион үзәгендә күрергә мөмкин.Принтер дигәч, күз алдына кәгазьгә текст басып чыгаручы җиһаз килеп баса. Хәзер алар һәр оешмада диярлек бар. Күпләр принте...

Мондый могҗизаны “Уфа Механика” яшьләрнең инновацион үзәгендә күрергә мөмкин.
1455599639_9

Принтер дигәч, күз алдына кәгазьгә текст басып чыгаручы җиһаз килеп баса. Хәзер алар һәр оешмада диярлек бар. Күпләр принтерны өенә дә алып куйды. Беренче карашка, мондый дәрәҗәдәге югары технологиянең гади күренешкә әверелүе алга китеш сыман. Ләкин заман урынында тормый, алга бара. Бер күргәзмәдә пластмассадан төрле зурлыктагы уенчыклар, детальләр ясаучы җиһазга тап булдым. Ул “3D принтер” дип атала икән. Буяу урынына пластмасса, полимер һәм башка чимал файдаланып, теләсә нинди әйберне эшләп чыгара ала. Баксаң, мондый принтерларны башкалада “Уфа Механика” яшьләрнең инновацион үзәгендә җыялар икән. Анда булып, күргәннәрдән хәйран калып кайттым.
1455599627_9.1
– 3D-технологияләр Башкортстан сәнәгате өчен зур мөмкинлекләр ача, – диде республика Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Вячеслав Кружков. – Югары технологияләргә нигезләнгән сәнәгать үсешә. Без нәкъ шуңа омтылабыз. Бүген Башкортстанның, ил төбәкләренең предприятиеләре, компанияләре белән хезмәттәшлек итәбез. Машина төзүне алып карыйк. Ниндидер конструкцияне сынау өчен аны җыярга мөмкин. Моңа ярыйсы гына вакыт таләп ителә. Шул ук вакытта, аның моделен компьютерда эшләп, тиз арада 3D принтер аша чыгарырга мөмкин. Яшьләр энергиясенә, көченә таянабыз. “Уфа Механика” яшьләрнең инновацион үзәгенә бердәм команда тупланды. Үзәк Русиянең Икътисади үсеш һәм республиканың сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы грантларына лаек булды. Шул акча исәбенә җиһазлар сатып алдык. 2012 елда беренче 3D-принтер кайтардык. Шул принтерда яңа 3D-принтер ясап чыгардык. Гомумән, Башкортстанда Уфадагы сыман 12 үзәк бар. Аларның максаты – кызыксынучы яшьләрне 3D технологияләргә җәлеп итү. Фән фестивалендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов: “Без – 2D буын. Үсеп килүче яшьләр – 3D буын. Әлбәттә, 2D үзеннән үзе 3Dга әйләнә алмый. Бу максатка ирешү өчен югары технологияләрне тормышның бөтен тармакларына да кертү бурычы тора”, – дигән иде. Без нәкъ шушы максатка омтылабыз.
Югары технологияләрне сатып алу гына җитми. Аларда эшли, җиһаз­ларны төзәтә, аңлый алучы белгечләр әзерләү дә мөһим. Биредә мәктәп укучылары да, аспирантлар да белемен камилләштерә. Үзәктә Уфа дәүләт авиация техник университеты, Уфа дәүләт нефть техник университеты студентлары гамәли дәресләр ала. Проект белән килүчеләр хыялын гамәлгә ашыра. Бортник фонды белән берлектә фәнни-тикшеренү эшләре алып барыла. 3D принтерлар камил­ләштерелә, үзгәртелә. Студентлар 3D принтер телен өйрәнә. Әйтик, моңа кадәр җиһазны ясау өчен мотлак рәвештә аның сызымын сызу таләп ителде. Хәзер исә, компьютерда җиһазның моделе ясала. Аның үлчәмнәре дә шуннан гына алына. 3D принтер шушы модель буенча җиһаз эшләп чыгара.
Үзәк җитәкчесе Максим Гарабурдо безгә экскурсия оештырды.
– Менә шушы “Makerbot”, “Replicator 2x” 3D-принтерларны сатып алдык. Кул астындагы принтерларның детальләрен “печәтләп”, боларын үзебез эшләдек, – дип, бүлмәдәге җиһазларны күрсәтте. – Әлегә исем уйлап табылмаган. Алар мөмкинлекләре, куәте ягыннан “әти-әни”ләреннән калышмый. Детальләрнең күпчелеге үзебезнеке. 3D-принтер уртача зурлыктагы әйберне ярты сәгатьтә, ике сәгатьтә басып чыгара. Менә, боларның барысы да 3D-принтердан ясалган. Зур әйберләрне әзерләп чыгару өчен сигез сәгать таләп ителә. Гомумән, ниндидер пластик әйберне заводта җитеш­терүне җайга салу өчен ким дигәндә 2-3 ай таләп ителә. Шушы ук максатка 3D-принтер белән 3 көндә ирешергә мөмкин. Күренүенчә, заман технология­ләренең мөмкинлекләре чиксез. Мөгаен, 10-20 елдан соң 3D-принтер һәр йортта гади принтер сыман файдаланылачак. Нәтиҗәдә, көндәлек тормышта кирәк булган әй­берләрне кибеттән түгел, чәй ясаган сыман, принтердан гына чыгарып алачакбыз.
Әйткәндәй, дөнья дәрәҗәсендә алып карасаң, 3D-принтерларда хәзер нәрсә генә басмыйлар. Йортлар, шоколад, микросхемалар, кешенең эчке органнарына кадәр “пичәтлиләр”. Күре­нүенчә, без әле олы юлның башында гына. Башкортстанда югары техно­логияләр эшләнүе һәм файдаланылуы киләчәккә өмет уята. Димәк, заман белән бергә атлыйбыз һәм ныклы адымнар белән 3D киләчәккә барабыз.


http://kiziltan.ru

 

Комментарийлар