
17 торак пункт белән транспорт элемтәсе өзелгән. 12 мең кеше утсыз калган. Тайфуннан килгән зыян 1,2 млрд сум тәшкил итә.
Су баскан йортта яшәүчеләр 13 урындагы вакытлыча яшәп тору пунктларына урнаштырылган. Аларга 62 тонна гуманитар ярдәм китерелгән. Торак-коммуналь хезмәт, янгын сүндерүчеләр йортлардан суны насос белән кудыра. Каза нәтиҗәләрен юкка чыгару максатында 18985 кеше эшли.
“Лайонрок” тайфуны Приморье краеның көньяк районнарына 29 августта килеп җитте. Берничә көн эчендә Хасан, Кавалеровский, Терней районнарында өч айлык нормадагы яңгырлар яуды.
Каза күрүчеләргә ярдәм иткән вакытта Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгының Приморье крае буенча идарәсе җитәкчесе Олег Федюра һәлак булды. Ул утырган автомобиль суга бата.
Приморье краенда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән. 4-6 сентябрьдә бу төбәктә тагын көчле яңгырлар көтелә.
Комментарийлар