Логотип «Мәйдан» журналы

Президент абыйсын бүләкләде

"Корстон" комплексы мәйданчыгында РФ Эчке эшләр министрлыгы ДАИ-ЮХИДИ хезмәте оешуның 80 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.Иң беренче сүз ЮХИДИ...


"Корстон" комплексы мәйданчыгында РФ Эчке эшләр министрлыгы ДАИ-ЮХИДИ хезмәте оешуның 80 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.



print_1480127_1616930
Иң беренче сүз ЮХИДИнең Татарстан буенча идарәсе баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнехановка бирелде. Ул үз хезмәттәшләренә лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Рифкать Миңнеханов Татарстан ЮХИДИ идарәсе алдына тулы бер комплекслы бурычлар куелуын ассызыклады. Шуларның иң мөһиме – юлларда куркынычсызлык булдыру һәм һәлакәтләр санын киметү.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзләрен җиткерде. Республиканың икътисад һәм куәтле транспорт комплексы белән үсеш алган төбәк булуына басым ясады. Бүген Татарстан халкының шәхси куллануында бер миллионнан артык җиңел автомобиль бар, диде Президент. Соңгы биш елда үсеш 37 % тәшкил иткән. Республикада актив рәвештә автомобиль юллары төзелү һәм төзекләндерү нәтиҗәсендә куркынычсызлыкны булдыру дәрәҗәсе дә уйланылган булырга тиеш.
Тантаналы чарада Татарстан Президенты лаеклы хезмәткәрләргә ТР дәүләт бүләкләрен дә тапшырды.
 
 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар