Помидорны караяк басмасын
Тәҗрибәле бакчачылар яшелчәләрдә авырулар башланганын көтеп тормыйча, алдан ук чарасын күрә. Помидор, борыч, баклажан кебек яшелчәләрне караяк, фитофтороз, микроспориоз, стрик авырулары зарарларга мөм...
Тәҗрибәле бакчачылар яшелчәләрдә авырулар башланганын көтеп тормыйча, алдан ук чарасын күрә. Помидор, борыч, баклажан кебек яшелчәләрне караяк, фитофтороз, микроспориоз, стрик авырулары зарарларга мөмкин.
Караяк — шытымнарны зарарлый торган авыру. Андый авыру вакытында тамыр муентыгы карала һәм ул боҗрасыман тартыла. Нык зарарланганда үсемлек ава һәм шиңә.
Көрәш чаралары: чәчү тартмаларында туфракны бакыр купоросы (суга) белән дезинфекциялиләр; чәчүлекләрнең куеруына юл куярга ярамый; һава һәм туфракның дымлылыгын киметәләр.
Фитофтороз — яфраклар кибә, аларда көрән таплар чыга. Помидорда, борычта, баклажанда җәелеп киткән каты таплар була, алар җимешләрнең эченә дә үтеп керә. Бу инфекция еш кына бәрәңгедән күчә.
Көрәш чаралары: бәрәңгене теплицага һәм парникка якын утыртмаска; үсентеләрне ике тапкыр фосфорлы-калийлы ашламалар белән тукландырырга; помидорга 0,5 процентлы бордо катнашмасы сиптерәләр; икенче чукта җимешкә утыру чорында үсемлекләргә һәр көн саен сарымсак төнәтмәсе бөркиләр; помидорны төнге температура 10 градуска кадәр төшкәнче җыеп алалар; җыелган помидорны 2 минут кайнар суда (60 градус) җылытып алалар һәм өйдә өлгертеп җиткерәләр.
Микроспориоз — яфракларда үзәктәш түгәрәкле зур-зур көрән таплар чыга, аннары таплар бергә кушылалар, яфраклар корый. Җимешләрдә бәрхетсыман куныклы эчкә баткан кара таплар хасил була.
Көрәш чаралары: үсемлек калдыкларын юк итәләр; үсемлекләргә 0,5 процентлы бордо катнашмасы бөркиләр; орлыкларны бары тик сәламәт үсемлекләрдән генә җыялар.
Стрик — помидор һәм борычта була торган вируслы авыру. Яфрак сапларында һәм үсемлекнең сабакларында — сызыклар, яфракларда карасу таплар хасил була, җимешләрнең үсеше туктала. Аерым очракларда яфраклар бөдрәлеге һәм җепселлеге күренә.
Көрәш чаралары: орлыкларны сәламәт үсемлекләрдән генә җыялар; үсентеләргә өчәр атна саен сыек марганцовка эремәсе сибәләр; сорт һәм гибридларны вируслы авыруларга бирешми торганнарын утырталар.

Комментарийлар