Питрәчтә өченче тапкыр Бөтенроссия "Скорлупино" фестивале үткәрелә
21 июль көнне Питрәч авылы янындагы Наратлыкта III Бөтенроссия "Скорлупино" фестивале узачак. Фото: agro.tatarstan.ruЧараны "Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасы һә...
21 июль көнне Питрәч авылы янындагы Наратлыкта III Бөтенроссия "Скорлупино" фестивале узачак.
Фото: agro.tatarstan.ru
Чараны "Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты үткәрә.
Фестивальдә гадәти булмаган уеннар, төрледән-төрле бәйгеләр оештырылачак. Бәйрәм "Ак тавык тамашасы" карнавалы һәм иң яхшы артистлар катнашында театральләштерелгән легенда белән ачыла.
Фестивальдә балалар мәйданчыгы һәм иң нәни кунаклар өчен Ско-ко-парк эшләячәк. Кунаклар халык җырлары һәм заманча хитлар тыңлап хозурлана алачак, шулай ук алар игътибарына күпсанлы гадәти булмаган фото-зоналар тәкъдим ителәчәк.
"Скорлупино" фестивале - "Russian Event Awards-2017" вакыйгалы туризм өлкәсендәге милли премиянең Гран-при иясе, "Диво России", "Туристический сувенир" һ.б. Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты, Миланда "BIT" Европа туристлык күргәзмәсендә Россиянең туристик потенциалын тәкъдим итте.

Комментарийлар