Логотип «Мәйдан» журналы

“Питрау”дагы көрәштә автомобиль өчен көрәшү тәртибе үзгәргән

16 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшен халкының традицион “Питрау” бәйрәме узачак. Питрау республика күләмендә Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла. Быел да бай мәдәни программа, “Керәш...

16 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшен халкының традицион “Питрау” бәйрәме узачак.
830
Питрау республика күләмендә Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла. Быел да бай мәдәни программа, “Керәшен чибәре” конкурсы, спорт ярышлары тәкъдим ителә. Спорт ярышлары программасына атта узышу (эшче атлар, чиста һәм ярымчиста токымлы атлар), ир-егетләр, хатын-кызлар һәм ветераннар арасында гер күтәрү, герны ераклыкка ату, 16 килолы герны тешләргә кысып вакытка узышу, кул көрәштерү, шахмат, шашка, аркан тартышу, таяк тартышу, туры һәм авыш баганага менү, йөгерү ярышлары белән беррәттән, традицион халык уеннары да кертелгән. Спорт ярышлары 17.00дә башлана.
Шулай ук бу бәйрәмгә татарның иң көчле көрәшчеләре җыела. Бил алышулар алты үлчәү авырлыгында узачак: 65, 75, 85, 100, 120 кг.га кадәр һәм авыр үлчәү. Көрәш шулай ук 18 яшькә кадәр яшь җилкенчәк һәм ветеран көрәшчеләр арасында да үткәрелә.
Көрәш ярышларында быел да батырларга өч автомобиль куела. Ә менә аларны алу тәртибе үзгәртелгән. Моңа кадәр машиналар өчен чын мәгънәсендә көрәш булса (гадәттә, бүләк авыррак үлчәүдәге көрәшчеләргә эләгә), быел һәр үлчәүдә җиңүчеләр автомобильгә җирәбә тарту юлы белән ия була алачак.
 
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар