Логотип «Мәйдан» журналы

Питрау бәйрәмендә "Керәшен чибәре" титулына Чаллы кызы ия булды

Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең милли бәйрәме Питрау узды.Бәйрәм кысаларында "Керәшен чибәре" матурлык һәм талант бәйгесе үтте. Анда Чаллы кызы, "КАМАЗ"ның кою заводында химик анализ лабора...

Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең милли бәйрәме Питрау узды.
8d29ebdc4d57a16804df7f213a6a3666
Бәйрәм кысаларында "Керәшен чибәре" матурлык һәм талант бәйгесе үтте. Анда Чаллы кызы, "КАМАЗ"ның кою заводында химик анализ лаборанты булып эшләүче 19 яшьлек Олеся Михеева да катнашты. Ә җиңүне шулай ук Чаллыда яшәүче 18 яшьлек Алиса Исакова яулады. Ул Мамадыш районын тәкъдим итте. Җиңүче кыз көмеш таҗга ия булды һәм аңа 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Алиса "ТИСБИ" идарә итү университетында белем ала.
Аңа кадәр ул "Мисс һәм Мистер Студентлык 2018" конкурсының "Мисс талант" номинациясендә җиңгән иде, дип хәбәр итә "Нократ" сайты.
 
 
Фото: Галина Гафарова
 

Комментарийлар