Логотип «Мәйдан» журналы

Питрау батыры билгеле булды

Питрау көнендә Сабан туе уздыру соңгы елларда матур гадәткә әйләнеп китте. Фото: http://intertat.ruӘйтик, Мамадыш, Кукмара һәм башка кайбер районнарда, бер-берсен уздырырга тырышып, кичке Сабан туе уз...

Питрау көнендә Сабан туе уздыру соңгы елларда матур гадәткә әйләнеп китте.


Фото: http://intertat.ru Фото: http://intertat.ru

Әйтик, Мамадыш, Кукмара һәм башка кайбер районнарда, бер-берсен уздырырга тырышып, кичке Сабан туе уздыралар. Ә Питрау Сабан туена нигез салынган төбәк – Теләче булуын күпләр белеп тә бетерми торгандыр әле.


Теләчедә Петровский дип аталучы зур булмаган керәшен авылы бар. Биредә Сабан туе күптәннән уздырыла инде. Көрәш аксакаллары, моннан берничә дистә еллар элек үк төп Питрау Сабан туеның Теләче районы Петровский авылында узуы, бирегә республиканың иң көчле көрәшчеләренең бер тәкә өчен таңга кадәр көрәшүе хакында искә алып сөйли. Татарстандагы иң соңгы Сабан туе буларак анда батыр калу зур дәрәҗә саналган.



 
Быел Питрау батыры булып Теләче көрәшчесе Илдар Мараков танылган. Искәртеп үтик, Илдар узган ел да Питрау батыры булып танылган иде. Икенче урында – Теләченең данлыклы көрәшчесе Азат Шәйхетдинов. Өченче урын бүләге дә районнан читкә китмәгән: аның иясе – Фәнис Зәкиев.
 
Шунысын да әйтергә кирәк: Теләче көрәшчеләре кая барса да сынатмый – Кукмара районы Кече Чура авылы Питрау Сабан туенда Раил Нургалиев баш батыр калган һәм ат белән бүләкләнгән, дигән хәбәр килеп иреште.

Чыганак: http://intertat.ru


Комментарийлар