Логотип «Мәйдан» журналы

Пермьнән Анталиягә оча торган самолет техник сәбәпләр буенча Казанда тукталган

Пермьнән Анталиягә оча торган Аirbus 321 лайнеры техник сәбәпләр буенча, бүген иртәнге 4.47 сәгатьтә "Казан" халыкара аэропортында тукталган. Бу турыда "Татар-информ"га аэропортның матбугат сәркатибе...

Пермьнән Анталиягә оча торган Аirbus 321 лайнеры техник сәбәпләр буенча, бүген иртәнге 4.47 сәгатьтә "Казан" халыкара аэропортында тукталган. Бу турыда "Татар-информ"га аэропортның матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин хәбәр итте.
 
Самолет бортында 214 пассажир булган.
Пассажирларга самолет белән проблемалар бар, системага "перезагрузка" ясарга кирәк дип әйткәннәр. Бу турыда "АиФ-Прикамье" сайтына самолеттагы пассажирларның берсе сөйләгән.
Планлаштырылмаган тукталышның тагын бер сәбәбе итеп самолетка ягулык салырга кирәк дип аңлатканнар.
"Хәзерге вакытта авикомпания вәкилләре федераль авиация кагыйдәләре буенча эшли", дип өстәде аэропорт вәкиле.
 
 
Фото: https://pixabay.com
 

Комментарийлар