Логотип «Мәйдан» журналы

Пермьдә татар балаларына ана теле дәресләре оештырыла башлый

Пермьдә татар балаларын якшәмбе мәктәбенә ана  телен өйрәнергә чакыралар. Бу хакта җирле татар яшьләренең "Чәкчәк" оешмасы хәбәр итә.Пермь крае Татар милли-мәдәни автономиясе белән берлектә оештырылуч...

Пермьдә татар балаларын якшәмбе мәктәбенә ана  телен өйрәнергә чакыралар. Бу хакта җирле татар яшьләренең "Чәкчәк" оешмасы хәбәр итә.



Пермь крае Татар милли-мәдәни автономиясе белән берлектә оештырылучы дәресләргә 6-12 яшьлек балаларны кабул итәләр.


Югары белемле укытучы Азалия Ганиева дәресләрне уен формасында алып барачак. Беренче җыелыш Яңа ел каникулларыннан соң билгеләнгән.


Татар теле дәресләренә йөрүчеләр ана телен өйрәнүдән тыш, Казанда оештырыла торган җәйге лагерьларга бару мөмкинлегенә дә ия булачак.


Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/07/178388/

Комментарийлар