Логотип «Мәйдан» журналы

Пенза татарлары Туган тел көнен Гадел Кутуй әсәрләрен укып билгеләп үткән

Пенза татарлары 21 февраль, Халыкара туган тел көнендә якташлары Гадел Кутуй әсәрләрен укыган. Бу хакта Пенза татарлары вәкиле Регина Байбулатова җирле "Прогород" интернет-басмасына сөйләгән.  Россия....

Пенза татарлары 21 февраль, Халыкара туган тел көнендә якташлары Гадел Кутуй әсәрләрен укыган. Бу хакта Пенза татарлары вәкиле Регина Байбулатова җирле "Прогород" интернет-басмасына сөйләгән. 
Россия. КАЗАНЬ. 10.06.2018 - Летний книжный фестиваль (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) Россия. КАЗАНЬ. 10.06.2018 - Летний книжный фестиваль (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ)
"Татарлар - бай тарихлы, эшчән халык. Мәдәниятле һәм мәгърифәтле булу - безнең төп үзенчәлегебез. Татар телебез - шагыйрьләр теле, җырлар теле. 21 февраль көнне без күренекле якташыбыз, язучы һәм солдат Гадел Кутуйны искә алабыз. Аның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән. Туган тел көнендә без аның әсәрләрен укуны оештырабыз", - дигән Байбулатова.
"Гаиләдә татарлар бары тик туган телләрендә сөйләшергә омтыла", - дип өстәгән "Прогород" басмасы.
Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/22/181401/

Комментарийлар