Логотип «Мәйдан» журналы

Пенсия фондында пенсиянең тулы күләмен белү ысуллары турында сөйләделәр

Россия Пенсия фонды идарәсендә пенсияләрнең тулы күләмен белү ысуллары турында сөйләделәр. Бу хакта « Российская газета» хәбәр итә.Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, пенсионер фонд сайтындагы шәх...

Россия Пенсия фонды идарәсендә пенсияләрнең тулы күләмен белү ысуллары турында сөйләделәр. Бу хакта « Российская газета» хәбәр итә.
Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, пенсионер фонд сайтындагы шәхси кабинетында булачак түләүләрнең күләмен белә алачак: анда агымдагы күрсәткеч турында да, индексацияләрне исәпкә алып эштән азат ителгән очракта пенсия күләме турында да мәгълүмат бирелгән.
Пенсия фондында пенсиянең тулы күләмен белү ысуллары турында сөйләделәр
Онлайн-сервислардан файдалану мөмкинлеге булмаса, Россия Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Оешмада шулай ук хезмәткәрнең эштән азат ителгәч, индексацияләнгән пенсияне шунда ук түгел, ә ике-өч айдан алачаклар, дип аңлаттылар. Бу вакыт мәгълүмат эшкәртү өчен кирәк булачак, дип ачыклаганнар.

  • Дүшәмбе көнне Владимир Путин пенсияләрне яшәү минимумыннан югарырак индексацияләү турындагы законга кул куйды. Яңалыклар нигезендә, башта төбәктәге яшәү минимумына җиткерү өчен социаль өстәмә түләү билгеләнәчәк, ә аннары индексация үткәреләчәк. Шулай ук 1 апрельдән Россиядә дәүләт тәэмин ителеше буенча пенсияләрне ике процентка индексацияләделәр.



  • Пенсияләрне 2019 елның 1 гыйнварыннан яңадан исәплиләр, гражданнарга бу чорда алынмаган акчаларын түләячәкләр.


Фото: Эльвира Мубаракшина

http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/07/184059/

Комментарийлар