Логотип «Мәйдан» журналы

Пенсия фонды май аенда пенсия түләү һәм китерү графигындагы үзгәрешләр турында хәбәр итә

Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, киләсе ял һәм бәйрәм көннәре уңаеннан, 2021 елның маенда пенсия түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк. «Татарстан почтасы» УФПС – «Россия почтасы» ФДУП филиалы тү...

Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, киләсе ял һәм бәйрәм көннәре уңаеннан, 2021 елның маенда пенсия түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.
 
«Татарстан почтасы» УФПС – «Россия почтасы» ФДУП филиалы түбәндәге көннәрдә пенсияләр түләүне башкарачак:
- 4-нче майдан 6-нчы майга кадәр агымдагы дата нигезендә (почта элемтәсе бүлекчәләренең эш режимында);
- 7-нче майдан 8-нче майга кадәр 7-10-нчы май көннәрендә китерү графигы буенча (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);
- 11-нче майдан китерүнең билгеләнгән графигы нигезендә.
Кредит учреждениеләре аша пенсияләр һәм башка социаль түләүләр билгеләнгән график буенча башкарылачак, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.
Пенсияләрне почта бүлекләре аша күчерү мәсьәләләре буенча илтеп тапшыру участогы почтальонына мөрәҗәгать итәргә яки адреска хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәсенә яки +7(800)100-00-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин.
 

Яр Чаллы районара почтамты киләсе көннәрдә пенсияләрне вакытыннан алда түләячәк:
2021 елның 6 нчы һәм 8 нче маенда, график буенча пенсияне 9 майда алучыларга (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);
2021 елның 11 нче һәм 12 нче маенда, график буенча пенсияне 13 майда алучыларга (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында).
 
 
Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар