
Өлкәнәю һәм авырулар комачау итү сәбәпле пенсионерларга машина йөртү авыр бирелә һәм куркынычсыз да дип саный югарыдагылар. Әлеге закон юл куркынычсызлыгына гына түгел, ә шоферның үзенең куркынычсызлыгын да кайгырта. Әгәр дә тәкъдим ителгән закон кабул ителсә, 75 яшьтән өлкән булганнарга кабаттан ЮХИДИдә бушлай имтихан тапшырырга туры киләчәк. Сынауны узу өчен аларга бер ел вакыт биреләчәк. Бәхетсезлек очрагы килеп чыккан очракта пенсионер җәяүле генә булып калачак.
Комментарийлар