Логотип «Мәйдан» журналы

Пенсионер суга батып, клиник үлем кичергән баланы терелткән

Башкортстанның Чишмә районында була бу хәл. Бер малайның суга батуын хәбәр итәргә йөгергән балалар урамда пенсионерны очрата. Фото: temaufa.ruПенсионер ханым ике метр биеклектән суга сикерә һәм су төб...



Башкортстанның Чишмә районында була бу хәл. Бер малайның суга батуын хәбәр итәргә йөгергән балалар урамда пенсионерны очрата.




5a0a74e824832078c0a1949795a5d6f9 Фото: temaufa.ru

Пенсионер ханым ике метр биеклектән суга сикерә һәм су төбеннән малайны алып чыга. Малай бу вакытта инде тын алудан туктаган була һәм зәңгәрләнә. Шуңа да карамастан пенсионер баланың йөрәгенә массаж ясап һәм ясалма сулыш алдырып, аның тормышын саклап кала. Килеп җиткән табиблар малайның клиник үлем кичерүен әйтә. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә, сәламәтлеге яхшырган.

Комментарийлар