Пекиндагы халыкара күргәзмәдә Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдим итәчәкләр
Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты Beijing International Tourism Expo халыкара туристлык күргәзмәсендә катнашуны оештыру өчен 1,1 миллион сум акча бүлеп биргән. Чара 18-20 июньдә Пекинда узача...
Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты Beijing International Tourism Expo халыкара туристлык күргәзмәсендә катнашуны оештыру өчен 1,1 миллион сум акча бүлеп биргән. Чара 18-20 июньдә Пекинда узачак. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
![ÐÐµÐºÐ¸Ð½Ð´Ð°Ð³Ñ Ñ
алÑкаÑа күÑгÓзмÓÐ´Ó Ð¢Ð°ÑаÑÑÑаннÑÒ£ ÑÑÑиÑÑлÑк поÑенÑиалÑн ÑÓкÑдим иÑÓÑÓклÓÑ](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/03/19/025.jpg)
«Башкаручы «China National Convention Center» күргәзмә комплексында (Пекин шәһәре, Кытай) Россия Федерациясе төбәкләренең берләштерелгән күргәзмәсендә 3 данәдән дә ким булмаган эш урыны тәкъдим итүне үз өстенә ала», - диелә тендерга техник биремдә.
Аукцион җиңүчесенә Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләре турында меңгә якын имидж буклеты әзерләргә һәм милли ризыкларга дегустация оештырырга кирәк.
Күргәзмә 2004 елдан бирле үткәрелә, соңгы елларда анда сиксәннән артык илдән һәм Кытайның 30 провинциясеннән вәкилләр катнаша, диелә чараның сайтында.

Комментарийлар