Патрушев Миңнехановның хәләл продукцияне чит илгә чыгару мөһим дигән фикерен хуплады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның хәләл продукцияне чит илгә чыгару мөһим дигән фикерен хуплады.«Хәләл продукция һәм хәләл продукцияне халыкара сертификацияләү темасы өчен җитди нигез бар. Бу...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның хәләл продукцияне чит илгә чыгару мөһим дигән фикерен хуплады.
«Хәләл продукция һәм хәләл продукцияне халыкара сертификацияләү темасы өчен җитди нигез бар. Бу теманы җентекләп эшләү зарур, ул күбрәк предприятие андый аккредитациягә ия булсын өчен кирәк.
Без аның үсеш ноктасы икәнен аңлыйбыз, аннан файдаланырга кирәк», — диде Россия авыл хуҗалыгы министры Казанда агросәнәгать продукциясен җитештерү һәм чит илгә чыгаруга багышланган киңәшмәдә.
Татарстан Президенты хәләл продукция – экспортның иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе диде. «Бүген без ислам дөньясы белән икътисади элемтәләрне киңәйтү буенча актив эшлибез.
Дубай экспорт үзәге хәләл продукцияне чит илгә чыгару буенча белгечләр әзерләүдә куратор булып тора. Россиянең эчке базарлары өчен хәләл продукцияне җитештерү буенча 47 предприятие аккредитацияләнгән. Халыкара базарга чыгу өчен уртак көч, халыкара сертиикацияләү алырга кирәк», — дип мөрәҗәгать итте ул Дмитрий Патрушевка.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республиканың кайбер предприятиеләре Фарсы култыгы, Төркия һәм Казахстан илләренә чыга.
«Хәләл базарның экспорт потенциалын үзләштерү өчен KazanSummit кысаларында Halal Expo халыкара күргәзмәсе оештырыла. Быел ул апрельдә узачак. Анда ислам дөньясының алтмышка якын иле тәкъдим ителә. Бу безнең мөмкинлекләр турында сөйләү һәм партнерлар чакыру өчен яхшы мөмкинлек», — диде ул.
«Безнең эшләнмәләр күп, ул башка төбәктәге хезмәттәшләр өчен файдалы булыр иде», — диде Татарстан Президенты.
Дмитрий Патрушев Рөстәм Миңнехановны Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре Halal Expo күргәзмәсенә киләчәк дип ышандырды.

Комментарийлар