Логотип «Мәйдан» журналы

Памуккаледа туристлар ЮНЕСКО мирасы объекты булган "Тәмуг" капкасы белән таныша алачак

Быелның сентябреннән туристлар Памуккаледагы Иераполь антик шәһәре территориясендә табылган һәм ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән «Плутониум» капкасын («Тәмугъ капкасы») үз күзләре белән к...

Быелның сентябреннән туристлар Памуккаледагы Иераполь антик шәһәре территориясендә табылган һәм ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән «Плутониум» капкасын («Тәмугъ капкасы») үз күзләре белән күрә алачак. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.
Антик шәһәр Төркиянең Денизли провинциясендә урнашкан.
Археологлар «Плутониум» капкасын казу эшләре алып барган вакытта 2013 елда табып алган.
Иераполь («Изге шәһәр») - Памуккаленың истәлекле урыннарыннан берсе. Шәһәргә б.э.к. икенче гасырда Пергам патшасы Эвмен II нигез салган. Биредә беренче тапкыр Италия археологлары 1957 елда казу эшләре алып барган.
2013 елда Франческо Д'Андриа җитәкчелегендәге Италия археологлары геотермаль чыганакларга реконструкция ясаган вакытта «Плутониум» капкасына юлыккан.
Археологик объектны реставрацияләү эшләре соңгы этабына кергән. Төп нөсхә нигезендә, капка алдында борынгы грек Алласы - Аид һәм өч башлы эт – Церберның сыннары урнаштырылганнан соң, сентябрьдән капка туристлар өчен ачык булачак.
 
Фото: https://pixabay.com
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар